Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Фәттахов: "Мөслимне "авыл" дип булмый"

Мөслимдә мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе дәвам итә. Бүген район-шәһәрләрдән килгән башкарма комитет, мәгариф идарәсе җитәкчеләре "Татарстан мәгариф системасының этномәдәни һәм тәрбияви потенциалы" темасына киңәште. Пленар утырышта ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясендә катнашучылар көн дә район үзәге буйлап экскурсиягә чыга. Бүген алар Мөслим гимназиясе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, үзәк китапханә, Туган якны өйрәнү музее, Тукай скверы, "Кояшкай" балалар бакчасы һ.б объектлар белән танышты. Беренче чиратта, кунаклар Мөслим урамнарының чиста, матур, яшәеш өчен уңайлы һәм заманча төзекләндерелүенә шаккатты. Хактан да, бүген мөслимлеләр тигез асфальтлы юлдан, брусчатка җәелгән тротуардан йөри. Социаль объектлар территорияләре яшелләндерелгән, чәчәкләргә күмелгән. Халыкка хезмәт күрсәтүче биналарының барысы да диярлек капиталь ремонт кичерде. Мәгариф учреждениеләре аерым игътибар астында. Мөслим гимназиясе, мәсәлән, бүген профессионал укытучылары, талантлы балалары белән генә түгел, заманча җиһазландырылган уку кабинетлары, искиткеч матур актлар һәм спорт залы, Мөслим бренды стилендә бизәлгән коридорлары, спорт мәйданчыклары, чәчәк клумбалары белән тулыландырылган тирә-юне белән мактана ала.


"Офык" дип исемләнгән мәктәптән тыш эшләр үзәге - әкият дөньясы. Мөслим балаларының техник сәләтен арттыру, фикерләү дәрәҗәсен үстерү, талантларын барлау өчен үзәктә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Өстәмә белем бирү өлкәсендә кулланылучы иң заманча җиһазлардан кала үзәкнең бизәлеше дә кабатланмас. Үзәкнең ата-аналар өчен көтеп утыру урыннары, оригиналь бизәлешле тирә-юне бер генә кунакны да битараф калдырмады.


Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм башка мәгариф учреждениеләре төзеклегенә зур игътибар бирелү үсеп килүче буынны белемле, тәрбияле итүдә зур рольне уйный. Матурлыкны күреп, хезмәтне сөеп үскән баланың киләчәккә хыяллары матур, максатлары да тормышчан була, диде пленар утырышта район башлыгы Рамил Муллин.

Яшьләрне авылга җәлеп итү, югары белемле кадрларны җирлектә эшләргә калдыру өчен Мөслимнең мөмкинлекләре җитәрлек. Биредә авыл хуҗалыгы техникасын җитештерү буенча Россиядә һәм якын чит илләрдә танылган "Агромастер" компаниясе гөрли. Профориентлаштыру эшенә басым ясаячак, эшче һөнәрләрне пропагандалау белән шөгыльләнәчәк күптармаклы уку-укыту үзәге булдырылу да игътибарга лаек. Республика мәгариф министры Энгель Фәттахов башкарма комитет җитәкчеләренә бу мәсьәләдә Мөслим тәҗрибәсен өйрәнергә киңәш итте:

- Үзегез күргәнсездер, бүген Мөслимне "авыл" дип әйтеп булмый. Татарстанның кайбер шәһәрләреннән дә яхшырак яшиләр монда. Бу, беренче чиратта, район җитәкчелегенең хезмәте. Алар үзләрендә яшь белгечләрне калдырыр өчен, җирлекнең киләчәген матур итәр өчен тырыша. Үрнәк алыгыз.


Конференциянең пленар утырышында чыгыш ясаган ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов Мөслим районын балалар бакчалары белән мәктәпләрнең хезмәттәшлек моделен дә үрнәк итеп куйды. Мөслимдә бүген авыл җирлекләрендәге азкомплектлы бакчалар беркетелгән 5 база балалар бакчасы исәпләнә. Үзара хезмәттәшлек укыту-тәрбия бирү өчен методик базаны баету, тәҗрибә уртаклашу өчен уңайлы. Мөслим балалар бакчалары мәктәпләр белән тыгыз элемтәдә. 1 сыйныфка укырга керергә әзерләнүче нәниләр мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә шөгыльләнәләр. Бу балаларның белем дәрәҗәсен арттыру юнәлешендә этәргеч, диде Илдар Мөхәмәтов.

Мәгариф өлкәсендә хезмәт куючыларның төп максаты - балаларны максималь рәвештә белемле итү. Адәм баласы гомере буе укырга, үз-үзен камилләштерергә тиеш, ди минитстр Энгель Фәттахов. Моның өчен укытучыларга кызыксындыру чаралары күрелгән. Мәсәлән, илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгаллимгә хезмәт хакына ай саен - 30 мең сум, олимпиада призеры өчен 20 мең сум өстәләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама