Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Энгель Фәттахов: “2020 елга кадәр ике сменада укуны башлангыч һәм өлкән классларда бетерү максаты тора”

Республикада укучыларның 9 проценты икенче сменада белем ала

Татарстанның башлангыч һәм өлкән классларында ике сменада белем бирү 2020 елга кадәр бетереләчәк, 2020 елдан соң исә төп мәктәпләрдә дә әлеге режим буенча уку туктатылачак.

Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский уздырган "Көн темасы" ("Тема дня") программасында ТР Премьер-министр урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов искәртте.

Ул шулай ук 2025 елга кадәр яңа мәктәпләр төзү турында федераль программа кабул ителүен билгеләп үтте. Россиянең һәр төбәге гомуми белем бирү оешмаларында яңа урыннар барлыкка китерү буенча үз программасын булдырган, шул исәптән Татарстан да.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, республикада укучыларның 9 проценты икенче сменада белем ала. Районнар буенча караганда, икенче сменада иң күп укучылар Чистай мәктәпләренә туры килә. "Казан районнарында да мондый аерымлыклар бар. Мисал өчен, Авиатөзелеш районында укучыларның 20 проценты диярлек икенче сменада укый. Башкала буенча бу күрсәткеч якынча 13-14 процентны тәшкил итә, - диде министр. - 2020 елга кадәр ике сменада укуны башлангыч һәм өлкән мәктәпләрдә укучы, 2020 елдан соң урта мәктәпләрдә бетерү максаты тора. Әлеге программа буенча гомуми белем бирү учреждениеләрендә өстәмә 25 мең уку урыны булдыру ниятләнә".

Тармак җитәкчесе билгеләп үткәнчә, РФ бюджетыннан Россия субъектларына 50 млрд сум күләмендә акча бүленәчәк. "Әлегә төгәл саннарны белмибез", - диде Э. Фәттахов республика өлешенә тиячәк сумма хакында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев