Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльвирадан - пылау

Пылауны барыбыз да пешерә белә. Ләкин бик сирәкләрнеке генә тәмле килеп чыгадыр. Моның өчен бик оста пешекче булу кирәк. Пылау өчен бөтен ингредиентлар да дөрес пропорцияләрдә алынырга тиеш. Ризыкның тәме күбесенчә дөгегә бәйле. Пылауда дөге ябышмасын өчен ярманы су тоныкланганчы юарга кирәклеген һәркем беләдер.

Кирәкле ингредиентлар: 600 г сарык ите, ике стакан дөге, уртача зурлыктагы ике кишер, эре өч суган, бер баш сарымсак, алты аш калагы үсемлек мае. Тәмләткечләр дә мөһим роль уйный: ярты чәй калагы төелгән чили борычы, бер-ике аш калагы барбарис, бер чеметем төелгән имбирь, бер чеметем төелгән кардамон, бер чеметем зира, кумин кирәк.

Әзерләү тәртибе: тирән казанда үсемлек маен кыздырабыз. Ул арада озынча итеп кишер һәм суган турыйбыз. Май кызгач, суган белән кишерне салып, кыздырабыз. Аның өстенә, бик зур булмаган кисәкләргә турап, ит салабыз, болгатабыз һәм, казан капкачын ябып, пешерүне дәвам итәбез. Соңрак тәмләткечләр салабыз. Юылган дөгене пешеп чыккан ит өстенә салабыз. Болгатырга кирәкми. Тоз сибәбез һәм дөгене капларлык итеп су салабыз. Талгын утта пешерәбез. Дөге суны сеңдереп бетергәч, өстенә, берничә кисәккә бүлеп яки төеп, сарымсак салабыз. Дөге пешеп чыкканчы берничә урынга тишемнәр ясыйбыз һәм кайнаган су өстибез. Табынга чыгарыр алдыннан пылауны яхшылап болгатабыз. Тәмле булсын!

Рубриканы Лилия Шәймиева алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев