Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эльвира "Нечкәбил"дә җиңде!

2011 елда никахларын рәсмиләштереп, бүген инде бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерүче Эльвира һәм Илһам Гәрәевләр гаиләсе бу көннәрдә котлаулар кабул итә.

"Мизгел" яшьләр үзәге директоры Эльвира Гәрәева, республика гаиләләренең "Нечкәбил" фестиваленең финал турында катнашып, күпсанлы җиңүләр белән кайтты. Райондашыбыз "Кунакчыллык һәм шәфкатьлелек территориясе" номинациясендә - III дәрәҗә диплом, кулинария бәйгесендә - өченче урын, "Гаилә оберегы" конкурсында җиңүче исемнәренә лаек булды.

- Җиңүгә ирешү өчен гаиләбезнең бердәм, бар яклап та актив тормышка омтылучан булуы ярдәм итте. Күңеле белән иҗатка гашыйк булган иптәшем Илһамга, кечкенә булуларына карамастан, сәхнәләрне гөрләтергә сәләтле булган балаларыбыз Ильзир белән Элинага, әнием Илүсәгә рәхмәтем зур, - ди Эльвира.

"Нечкәбил" конкурсының финал турында Гәрәевләр гаиләсен якларга район мәдәният бүлеге коллективы, яшьләр бүлеге егет-кызлары, өлкән яшьтәге мөслимлеләр дә барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев