Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЭЛВИН ГРЕЙ САЛАВАТ ФӘТХЕТДИНОВНЫ НИЧЕК КОТЛАГАН?

Элвин Грей Тайландта ял итеп ятса да, Салават Фәтхетдиновны туган көне белән котлау җаен тапкан.

( Интертат) Радик Салават Зәкиевичка видеокотлау җибәргән. Бу котлауны Салават Фәтхетдиновның Казандагы концерты вакытында тамашачы да зур экран аша күрә алды. "Салават Зәкиевичның энекәше килеп чыкты. Яраткан энекәшеннән махсус бүләк карагыз әле", - ди Рифат Зарипов.

"Чын күңелдән котлыйм сине туган көнең белән. Ак бәхетләр, исәнлек-саулык, гаилә бәхете һәм иҗади озын гомер телим. Бәхетле бул! Иң изге теләкләр белән Элвин Грей! Туган көнең белән! Ура! Ура! Ура!" - ди Радик.


Юмор остасы Әбри Хәбриев тә Салават Фәтхетдиновка гаҗәеп бүләк ясаган! Ул аңа үзе иҗат иткән рәсем бүләк иткән! "Иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган, диләр бит. Шуңа күрә Арча педагогия көллиятендә алган белемнәремне искә төшереп, Салават абыйны үзем ясарга булдым. Өч сәгать дигәндә, менә шундый портрет барлыкка килде. Әлбәттә, җиренә җиткерәсе җирләре бик күп. Тик вакытның кысанлыгы аркасында башкарып бетереп булмады. Шулай да куллар онытмаган икән! Хәтерли!" - ди бар яктан да оста булган Әбри Хәбриев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев