Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елны туйдырыр көннәр. Чәчү барышы турында

"Әюпов" фермер хуҗалыгында 3000 гектар җир исәпләнә. Бүгенге көндә 1350 гектарда арпа чәчелгән. 1000 гектарда язгы бодай, 180 гектарда карабодай чәчелгән. 250 гектар мәйданда чәчелгән көзге бодайга ашлама кертелгән, тырмалау эшләре башкарылган. Хуҗалыкта суперэлита һәм элита сортлар чәчүгә өстенлек бирелә. Арпаның - "Раушан", язгы бодайның "Экадо 113" исемле суперэлита сортлары...

"Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыгы 5000 гектар мәйданны били. Бүгенге көндә хуҗалыкта көнбагыш, арпа культураларын чәчү бара. Хуҗалык көнбагыш чәчү өчен "Ритм" чәчкече белән "Беларус-1221" тракторы сатып алган.

Елны туйдырыр көннәр, ди халык чәчү вакыты турында. Басу-кырларда булачак икмәк өчен тир түгүче игенчеләребезгә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев