Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елның беренче узышларында 

Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары сезонын ачу бәйгесендә Мөслим ат спорты мәктәбенең 3 һәм 4 яшьлек атлары Кашемир һәм Престиж, үз төркемнәрендә җиңү яулап, беренче бишлеккә керде.

Әлмәт шәһәрендә ат ярышлары узды. Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнары сезонын ачу бәйгесендә Мөслим ат спорты мәктәбенең 3 һәм 4 яшьлек атлары Кашемир һәм Престиж, үз төркемнәрендә җиңү яулап, беренче бишлеккә керде. Башкортостанның Дүртөйле шәһәрендә җәйге сезон ачылу уңаеннан узган ярышларда алтмыштан артык ат катнашты, шуларның 6сы – Мөслим районыннан. Тойгелдедән Айдар Зиннуровның – Викинг һәм Вектор, Яңа Сәеттән Мирзафатыйх Мирсалиховның – Арамис, ат спорты мәктәбенең Гамлет, Боливия, Голд Принц кушаматлы атлары уңышлы чыгыш ясады. 3 яшьлек атлар арасында Голд Принц беренче урынны яулады. Йөртүчесе – Фазаел Вәлиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев