Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Эльмираның иҗади эзләнүе

Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Эльмира Галиеваның “Иҗади эзләнү” исемле күргәзмәсе ачылды.

Без музейларны үткәннәрне, кешелекнең хәтерен саклаучы төп урын буларак беләбез. Алар тари­хыбызга бәйле мирасны саклау һәм халыкка күрсәтү максатында оеш­тырылган да. Музей – кешеләрнең дөньяга карашын формалашты­руга, баетуга ярдәм итә торган үзенчәлекле дөнья ул. Заманча му­зейлар үткәнебез турында гына сөйләми, бүгенге тормышны төзергә ярдәм итүче, аны саклаучы үзәк була­рак та эшли.

Мөслим туган якны өйрәнү му­зее нәкъ шундыйлардан. Аның мах­сус эшләнгән залында даими рәвештә кызыклы күргәзмәләр оештырыла. Бәйрәм көннәрендә музейда бик ма­тур чара оештырылды: Мөслим бала­лар сәнгать мәктәбе укытучысы Эль­мира Галиеваның “Иҗади эзләнү” исемле тәүге авторлык күргәзмәсе ачылды. Чарада укытучы-рәссамның әнисе, якын туганнары, укытучыла­ры, хезмәттәшләре, сыйныфташлары, курсташлары, укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашты.

Эльмира Баек авылында Миләүшә белән Дәүҗәт Әрдәшировлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әлбәттә, һәр әти-әнинең баласын зур кеше итеп күрәсе килә. Миләүшә ханым да кызын табиб итеп күрергә теләвен яшерми. Ә Эльмираның рәсем сәнгате юлыннан китәргә була.

Рәсемгә һәвәслеге кечкенә вакыттан ук килә Эльмираның. Рәсем ясарга бик ярата ул. Аңа өч яшь булганда, гаилә Мөслимгә күченеп килә. Башлангыч бе­лемне кыз хәзерге Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә ала. Әтисе үзе дә баянда, гитарада уйнаганга­мы, өйрәнергә булыша алырмын дип­ме, сәнгать мәктебенең баян классына бирә кызын. Рәсем сәнгате бүлегенә керү Эльмираның уена да кереп карамый әле.

Хыялларына этәргеч биргән, юл күрсәткән һәм сәнгать дөньясына алып кергән кеше Мөслим лицееның 5 сый­ныфына кабул итеп алган укытучы­сы Роза Низамова була. Эльмираның бик тырыш булуы, күп сөйләшмичә, үз дөньясында кайнарга яратуына игъ­тибар итә ул.

Эльмира Роза ханымның укучыла­рын Казан, Алабуга шәһәрләрендә оеш­тырылган күргәзмәләрдә йөрткәнен, анда алган хис-тәэсирләрнең әле дә суынмавын искә алды. “Рәсем бәйгеләрендә һәрвакыт алдынгы урын­нар яулауда Эльмираның өлеше зур бул­ды”, – ди Роза Нәгыймовна, ул еллар­ны искә төшереп. Ул шундый укучыла­ры белән горурлануын, хезмәтнең генә кешегә бәхет китерүен ассызыклады.

10 сыйныфта укыганда сәнгать мәктәбендә эшләүче Илшат Ибраһимов, Рәмзия Батыровадан дәресләр ала Эль­мира. Рәсем ясау аның хоббие гына бу­лып калмыйча, һөнәренә дә әверелә. Кыз укытучылык юлын сайлый. Яр Чал­лы дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетын 2006 елда тәмамлап, Мөслимгә кайткан Эльмираның унбиш еллык эш ста­жы бар. Ул елларның барысы да ди­ярлек Мөслим сәнгать мәктәбе белән бәйләнгән. “Хезмәт куйган мәктәбен, балаларын, рәсем ясауны ярата”, – ди әнисе кызы турында. Сабакташлары, хезмәттәшләре, укучыларының әти- әниләре Эльмира Дәүҗәтовнага җылы теләкләрен җиткерде.

Күргәзмәгә Эльмираның кур­сташы, Россия рәссамнарының иҗат берлеге әгъзасы, рәссам Айгөл Мөнирова да килде. “Бүген синең иҗатың белән танышырга килгән тамашачыларның күп булуы – үзе зур бәхет. Эшләреңә күңел генә түгел, күп еллар тупланган осталык та салынган. Картиналарыңда төсләр гаммасы йом­шак, җиңел, рухландыра торган. Па­стель төсләр яратасың. Нәкъ үзең ке­бек. Натуральлеккә омтылмыйсың, һәрбер хезмәтеңдә күңел халәтең укы­ла”, – дип бәя бирде рәссам.

Күргәзмәгә куелган картиналарның күбесе 2017 елдан соң, Эльмира тор­мыш корып, балалар бераз үсә төшкәч, буш вакыты күбрәк кала башлагач ту­ган. Соңгы елларда композицияләргә өстенлек бирә Эльмира. “Чул­пан төше. Язгы бакчада кар ява”, “Мәтрүшкәле чәй”, “Полет души” композицияләрендә төсләр белән тәҗрибә ясый. Пастель белән ясалган натюрмортлар циклы да кабатлан­мас төсләре белән җәлеп итә. Пейзаж, шәмаил жанрларында да үзен сынап карый, үзенә генә хас образ һәм хис тудыру чараларын эзли яшь рәссам.

Күргәзмәнең ачылу тантанасы Эльмираның хезмәттәше Розалия Хәбибуллина башкаруындагы классик музыка фонында үтте, үзгә бер иҗади атмосфера тудыруда ярдәм итте.

Шәхси хисләрне (картиналар нәкъ менә шундый) тамашачы хөкеменә чы­гару – бик дулкынландыргыч вакыйга. Беренче күргәзмә – һәр рәссам өчен ха­лык алдындагы беренче зур имтихан ул. Эльмира әлеге сынауны уңышлы үтте. Аның җылылык, ихласлылык бөркеп торучы күргәзмәсе белән 25 майга кадәр сез дә таныша аласыз.

Фото – Эльмира Галиеваның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев