Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елларыбыз имин булсын, ә табыннар - түгәрәк! САБАНТУЙНЫҢ ЯКТЫ ИСТӘЛЕКЛӘРЕ

Бәхеткә, синоптикларның юраганы юш килде: Табигать-Ана, рәхим-шәфкатен күрсәтеп, Сабантуйга көннәр тәмам аязды. Ел буе көткән бәйрәмдә рәхәтләнеп күңел ачу форсаты туды. Бар халыкны, җирлегебездә гомер итүче төрле милләт вәкилләрен, читтә яшәүче якташларыбызны, дусларны бер мәйданга җыйган бәйрәм быел да яңа төсмерләргә, күңелле мизгелләргә бай булды.

       Сабантуйны зурлап, республикабыз шәһәрләреннән һәм чит төбәкләрдән дә бик күп кунаклар кайткан иде. Алар, районыбызда бер гаиләдәй дус һәм тату яшәүче татар, рус, крәшен, мари халыкларының сәламләвен кабул итеп, кунакчыл йортларында булганнан соң, мәйдан түренә уздылар. Башка еллардан аермалы буларак, үзешчәннәр белән бергә үзәк мәйданга районның мәгариф, медицина, мәдәният хезмәткәрләре, хезмәт коллективларыннан вәкилләр, Сарман аграр көллиятендә белем алучы булачак пешекчеләр һәм игенчеләр  чакырылды.
       Район башлыгы Рамил Муллин, бәйрәмне ачып, ихлас котлауларын җиткерде:
       – Игенчеләребез, язгы кыр эшләрен кыска срокларда төгәлләп, илебезнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә ышанычлы нигез салдылар. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармагына зур инвестицияләр кертелүе куандыра. Районыбызны үстерүгә зур өлеш кертүче инвесторларыбызга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Шул ук вакытта, хөкүмәт программаларына кереп, җирлегебез инфраструктурасын яхшырту, халыкка яшәү өчен уңайлы мохит тудыру мөмкинлеге биргән республика җитәкчелегенә дә барлык мөслимлеләр исеменнән тирән рәхмәтебезне ирештерәбез.
       Сабантуй медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме белән бер көнгә туры килде. 2018 ел Мөслимдә Сәламәтлек елы булуын да исәпкә алып, район башлыгы үзәк хастаханәгә ике “Лада-Ларгус” машинасы бүләк итте. Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Президент исеменнән ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тәбрикләде. 


       Сабантуйда элек-электән хезмәт кешесе хөрмәтләнгән. Быел да бертөркем хезмәт алдынгылары, хуҗалыкларның кыр батырлары бәйрәм сәхнәсенә чакырылды. Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге нәтиҗәле хезмәте өчен Зиннуров Ильяс Авзал улы “Фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнде. 
       “Туган як” агрофирмасы механизаторы Әхмәтвәлиев Рафит Әнвәр улы; җаваплылыгы чикләнгән “Август-Мөслим” җәмгыяте баш инженеры Шайгаянов Илдус Рәшит улы; җаваплылыгы чикләнгән “Намус” агрофирмасы баш инженеры Бәдертдинов Рафис Таһир улы;  “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Тахауов Фәһим Фоат улы; “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы шоферы Нәгыймов Әбүзәр Әнвәр улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Агросәнәгать комплексы системасында озак еллар куйган тырыш хезмәтләре, 2018 елгы язгы кыр эшләренә әзерләнүдә һәм үткәрүдә югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен “Туган як” агрофирмасы шоферы Габдуллин Алмаз Харис улы; “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Тазов Альберт Геннадиевич; “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Вәлиев Руслан Илгизәр улы; “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Хәйбрахманов Салават Рәүфәт улы; “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Ногманов Газинур Фәгыймулла улы;  “Намус” агрофирмасы баш бухгалтеры Галимова Рушания Марс кызы;  “Август-Мөслим” агрофирмасы баш инженеры Нуретдинов Рамил  Рафаэль улы; “Август-Мөслим” агрофирмасы савымчысы Ризванова Әлфия Рәис кызы; “Август-Мөслим” агрофирмасы терлекчесе Шәйхенуров Рамил Гандәлиф улы; “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгы шоферы Гыймаев Фәнис Габделхәй улы; “Нуретдинов”  крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Николаев Геннадий Валислович муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
       Елдагыча, Сабантуй алдыннан махсус комиссия, авыл хуҗалыгы формированиеләренең иген басуларын карап, урыннар билгеләде. Агрофирмалар арасында беренче урынга – “Туган як” агрофирмасы, эре крестьян-фермер хуҗалыклары арасында – “Исламов” хуҗалыгы, вак фермерлар арасында Рафис Шәмсиев фермер хуҗалыгы лаек булды.
       Авыл хужалыгы формированиеләренең язгы чәчү буенча хезмәт нәтиҗәләрен барлаганнан соң, үз хуҗалыкларында җиңү яулаган, яхшы күрсәткечләргә ирешкән, урыннарда кыр батыры булган механизаторлар мәйдан түренә чакырылды.  “Туган як” агрофирмасыннан Сөләйманов Илнар Бәшир улы, Хуҗин Сирин Фиргать улы, Үтәганов Евгений Кузьмич; “Намус” агрофирмасыннан Кәримов Мөнәвир Сәгадәт улы, Солтанов Илсур Мөхәммәткамил улы, Сәйфуллин Илсур Госман улы; “Август-Мөслим” агрофирмасыннан  Муллин Динар Муллаян улы, Муллашов Ленар Фәнгыйл улы, Гайнанов Ленар Марат улы; Садыйков Инзил Хәзрәтгали улы, Сәмигуллин Рафаэль Нәҗип улы; “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Хәйруллин Фәнүс Зөфәр улы, Гыйзтдинов Фидаил Фәрит улы, Гыйзтдинов Фаил Фәрит улы; “Авзалов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Сиваков Виталий Юрьевич; “Нуретдинов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Петров Александр Маркелович;  “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Гыйләҗев  Ризит  Занур  улы; 
         Сарман аграр көллия-тенең 1 нче санлы филиалыннан Миркасыймов Вәкил Миргарифан улы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
2018 елгы Сабантуйда районның кыр батыры исеменә “Август-Мөслим” агрофирмасы механизаторы Муллин Динар Муллаян улы лаек булды. Ул, 2164 гектарда сыйфатлы чәчү үткәреп, 4678 эталон гектар (барлыгы 65 смена-норма) эш башкарган. Кыр батырына район башлыгының Рәхмәт хаты, акчалата премия һәм тәкә тапшырылды. 


        500гә якын үзешчәнне берләштергән музыкаль-хореографик композициядә туган җиребезнең матурлыгына, хезмәт сөючән халкына, игенче хезмәтенә дан җырланды. Җирле-гебездәге бию коллективлары, фольклор ансамбльләр, район үзәгендәге мәктәпләр, аграр көллият укучылары, район һәм авыл мәдәният йортлары, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләренең милли бизәкләр белән сугарылган чыгышы чын мәгънәсендә бәйрәмнең йөзек кашы булды. Соңыннан мәйдан уртасына зур ашъяулык җәелде. Күпереп пешкән икмәк, чәкчәк, бәлеш, кәрәзле бал урын алган татар табыныннан кунакларга да өлеш чыкты – аларга кайнар вак бәлеш өләштеләр. Мул ризыклы татар табыны артында җыр-биюгә, бәйгеләргә бай бәйрәм гөрләде. 
       Халыклар дуслыгы ордены иясе, 80 еллык тарихы булган Татар халык җыр һәм бию ансамбле артистларының дәртле биюләре һәм җырлары, районыбыз үзешчәннәре чыгышы Сабантуйны тагын да бизәде, милли төсмерләр белән баетты. 

 Әлфинур 
НОГМАНОВА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев