Мөслим-информ

Елгабашның батыр танкисты

Бүген Елгабаш авылында әнә шундый исем астында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, “Батырлык өчен” медале һәм бик күп сугышчан бүләкләр иясе Хәмидулла Мөхәммәдиевның тууына 100 тулу тулуга багышлап зур чара үткәрелде.

Бүген Елгабаш авылында әнә шундый исем астында Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, “Батырлык өчен” медале һәм бик күп сугышчан бүләкләр иясе Хәмидулла Мөхәммәдиевның тууына 100 тулу тулуга багышлап зур чара үткәрелде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова, Хәмидулла абыйның балалары, якыннары, чордашлары катнашты. Батыр райондашыбызны искә алу кичәсен үткәрүдә “Алабугадорстрой” җәмгыяте генераль директоры, Алабуга шәһәренең һәм Мөслим районының мактаулы гражданины Рәшит Хәбиров башлап йөргән. Илгә җиңү яулап алуда фидакарьләрчә көрәшкән, сугыштан соң җитәкче органнарда эшләп, халык хуҗалыгын торгызуда көчен кызганмаган Хәмидулла Мөхәммәдиев турында матур хатирәләр, истәлекләр яңартылды. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: