Мөслим-информ

Елгабаш авылында инвалид коляскасы "аякланган"

Симәк авыл җирлегеннән хәбәр итәләр: шушы көннәрдә Елгабаш авылы тукталышыннан инвалид коляскасын урлаганнар. I төркем инвалид егет, коляскасын тукталышта калдырып, җиләк авыз итәргә урман эченә кереп киткән. Бәлки, кемнәрдер колясканы хуҗасыз, дип алып киткәндер?

Ике аягы да хәрәкәтсез булган райондашыбыз коляскасын кире кайтаруларын көтә. Күрүче, белүче булса, Симәк авыл җирлегенә хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: