Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон кенәгәдән мәгълүматлар алу

Шәхси (персонифицированный) учет системасында (СНИЛС) теркәлгән гражданнар хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүматларны (электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүматларны) электрон рәвештә дә, кәгазьдә дә алырга хокуклы. 

Электрон рәвештә мәгълүматларны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинет аша һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша алырга була. Кәгазь форматта исә – эш бирүче аркылы (соңгы эш урыны буенча); пенсия бүлеге аша; күпфункцияле үзәктә. 

Хезмәтэшчәнлеге турындагы мәгълүматлар бирү пенсия бүлеге һәм күпфункцияле үзәкләр тарафыннан яшәү яки эш урынына бәйсез рәвештә башкарыла. Моның өчен пенсия бүлегенә запрос ясарга һәм шәхесне раслаучы документ белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. СНИЛС бу очракта мәҗбүри түгел. Шунысына игътибар итәргә кирәк: электрон хезмәт кенәгәсендә мәгълүматлар 2020 елдан башлап күрсәтелә. Шуңа күрә кәгазь хезмәт кенәгәсен дә югалтмаска кирәк, чөнки анда 2020 елга кадәр булган мәгълүматлар саклана.

Мөслим районында клиентлар белән эшләү хезмәте.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев