Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электрон хезмәтләрдә яңа төр хезмәт

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мөслим муниципаль районындагы 30 санлы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, матди ярдәм алу өчен дә электрон хезмәтләр порталы аша файдаланырга мөмкин. Әлеге матди ярдәм төрләре: - балалар бакчасына ата-аналар түләвенә төп компенсация, - ата-аналар түләвенә өстәмә компенсация, - 16 яшькә кадәрле балаларга айлык пособие, - пенсионерларга айлык...

Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Мөслим муниципаль районындагы 30 санлы бүлегеннән хәбәр итүләренчә, матди ярдәм алу өчен дә электрон хезмәтләр порталы аша файдаланырга мөмкин. Әлеге матди ярдәм төрләре:

- балалар бакчасына ата-аналар түләвенә төп компенсация,

- ата-аналар түләвенә өстәмә компенсация,

- 16 яшькә кадәрле балаларга айлык пособие,

- пенсионерларга айлык юл акчасы,

- күп балалы гаиләләргә субсидия-ташлама акчасы,

- күп балалы гаиләләрдәге мәктәп яшендәге балаларга юл акчасы,

- күп балалы гаиләләрдәге 6 яшькә кадәрле баларга дару акчасы,

- инвалидларга субсидия-ташлама,

- аз керемлелек буенча субсидия,

- аерым категория гражданнарга коммуналь түләүләргә субсидия-ташлама,

- балага яшь ярым тулганчы бирелә торган айлык пособие,

- бала тугач бер тапкыр түләнә торган пособие,

- иртә срокта учетка баскан авырлы хатыннарга пособие.

Шулай ук тагын бер яңалыгыбыз бар, безнең бүлеккә мөраҗәгать итү өчен хәзер алдан язылырга мөмкин. Моның өчен 2-47-50 телефонына шалтыратырга кирәк. Һәм сез үзегез язылган көнгә һәм сәгатькә безнең бүлеккә килеп, бернинди чиратсыз кабул ителәчәксез, дип хәбәр итәләр матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 30 санлы бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев