Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Электр энергиясе урлаган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Төзәтмәләр кертү шундый җинаятьләрнең артуы һәм бу кырын гамәлнең кеше гомеренә куркыныч янавы белән бәйле.

"Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары Михаил Старшинов һәм Гаджимет Сәфаралиев электр челтәре хуҗалыкларыннан электр энергиясе урлаган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү тәкъдиме белән чыкты. Шул хактагы канун проекты Россия хөкүмәтенә һәм Югары судка җиткерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Старшинов журналистларга, Россия җинаять кодексының 158 нче маддәсенең хәзерге редакциядәге тиешле пункты нефтьүткәргечләрдән, нефть продуктлары үткәргечләреннән, газ үткәргечләрдән урлауда җинаять җаваплылыгын билгеләвен җиткергән.

"Без әлеге җинаятьләргә электр челтәре хуҗалыкларыннан электр энергиясе урлау да тигезләшергә тиеш дип саныйбыз, - диде ул. - Бу хокукый кимчелекне бетерергә ярдәм итәчәк".

Төзәтмәләр кертелгән очракта 100 меңнән - 500 мең сумга кадәр яки хөкем ителүүченең бер елдан өч елга кадәр хезмәт хакы күләмендә штраф; шулай ук 1,5 елга кадәр иреген чикләү белән 5 елга кадәр мәҗбүри эшкә җибәрү, яки 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итеп, 80 мең штраф һәм башка шундый чаралар каралган.

Шул ук вакытта җинаять турында ирекле рәвештә хәбәр итеп, зыянны түләсә, җинаять җаваплылыгыннан азат итәргә тәкъдим ителә.

Старшинов, төзәтмәләр кертү шундый җинаятьләрнең артуы һәм бу кырын гамәлнең гражданнарның тормышына куркыныч янавы белән бәйле, дип җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев