Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Элеккеге ПУ-94 Сарман аграр көллияте филиалына әверелә

Республикада профессиональ кадрлар әзерләүче 62 көллият бар. Көллиятләр саны кимеячәк, калган көллиятләрдә - ресуср үзәкләре эшләячәк. Узган ел республикада шудый 6 үзәк ачылган булса, быел 9 үзәк булдырылды. Аларның гомуми саны 25 булачак. Сарман районында булган көллияттә ресурс үзәгенә әйләндерелде. Көллиятнең техник җиһазлары яңартылды, ремонт ясалды. Шул исәптән Бөгелмә аграр...

Әлеге үзгәрешәр хакында Бөгелмә аграр көллиятенең 2 нче санлы филиалы директоры Рамил Абдуллинбелән сөйләштек.

- Рамил Зәетович Бөгелмә аграр көллияте 2 нче санлы филиалының филиалы Сарман аграр көллиятенә кушылуы безнең район өчен нәрсә бирә?

- Бердән инде Сарман районы безгә якын, монда аралашырга эшне бергә алып барырга, уку дәверендә техник базадан файдаланырга булачак. Сарман аграр көллиятенә кушылганнан соң үзебездә урта һөнәри белем бирү группаларын ачып, көллиятнең укыту базасында егетләрне техник-механик, кызларны техник-технолог, һөнәрләренә укытырбыз, өстәмә яңа һөнәрләргә өйрәтү группаларыда ачарбыз дип планлаштырабыз. Укыту процессында заманча база кирәк. Без инде үзебездә шул программаның теория өлешен укытып, практик занятияләрне Сарман көллиятендә үткәрәчәкбез. Автобус белән укучылар алып барыла һәм көллиятнең тулай торагында берничә көн урнаштырыла.

- Гомумән бүген сездә нинди һөнәрләргә укырга була?

- Моңа кадәр булган төп һөнәрләр калачак, 9 класс тәмамлаган егет-кызлар пешекче-кондитерлар, эретеп ябештерүчеләр әзерлибез. Киләсе елга 11 класстан соң гомумән бар яшьтәгеләрне укырга кабул итәбез. Урта белемнәре булганнарны кыска курсларга алабыз.

- Рамил Зәетович укучылар өчен генә түгел, укытучыларга да таләпләр артачак, дигән сүз бит.

- Бүгенге көндә белем биргән педагоглар үзләренең квалификацияләре белән укыта алалар. Урта һөнәри белем бирү өчен төп критерий - укытучы югары белемле булырга тиеш. Шулай ук алар 5 ел саен аттестация үтәргә тиешләр. Безнең укытучылар барысы да бу критерийләргә җавап бирә. Әгәр дә безнең укытучыларның квалификация дәрәҗәсе таләпләргә туры килми икән, ул очракта Сарман аграр көллияте укытучылары, мастерлары килеп укытачаклар.

- - Аңлавымча көллиятне тәмамлаучылар югары уку йортларына кереп, 2-3 курстан укуларын дәвам итә алачак?

- - Гомумән югары уку йортларына керү тәртибе үзгәрде. Югары уку йортына БДИ нәтиҗәләре белән, һәм урта һөнәри көллиятне тәмамлаучылар югары уку йортының эчке имтиханнарын биреп керә алалар. Сарман районы бу системаны ике ел куллана. Узган ел көллиятне тәмамлаган укучы Казан аграр университетына кергән, быел исә 41 укучы әлеге уку йортын сайлаган. Шунысын да әйтергә кирәк уку елы ахырында көллияткә Казан аграр университетыннан вәкилләр килеп, керү имтиханнарын алалар. Хәзерге вакытта көллиятләр дәүләт заказы белән эшлиләр. Уку йортларына ел саен билгеле күләмдә заказ бирелә, аннан артык укучыны кабул итеп булмый. Быел безнең план - 80 кеше. Шуларның 40ы - тракторичы-машинист, 20се пешекче-кондитер һәм 20се эретеп ябештерүче һөнәрен үзләштерә. Агымдагы елда без өч еллык уку системасына күчәбез. Кызганычка каршы районыбыз укучылары юл тоттылар шәһәрләргә, минем белгәнемчә шәһәр көллиятләрендә 1 урынга 3-4 кеше туры килә, кемнәр инде керә алмасалар яки башка сәбәп буенча авылда, районда калган булсалар, әле бездә кабул итү комиссиясе 1 октябрьгә кадәр эшли Укырга теләүчеләрне чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев