Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Елан күрсәң

“Елан” дигән сүзне ишеткәч, тәннәр эсселе-суыклы булып китә.

Чөнки еланнар бик куркыныч һәм чирканчык җан ияләре. Алар – сөйрәлүчеләр. Дөньяның барлык почмакларына да таралганнар һәм андагы экологик шартларга җайлашып, далаларда да, чүлләрдә дә, тауларда да, сулыкларда да яшиләр. Барлык еланнар да – ерткычлар һәм шунысын да әйтергә кирәк, зәһәр агулылары кеше гомере өчен аеруча куркыныч. Еланнар күкәй салып үрчи һәм тере килеш тудыручылары да бар. Алар начар күрә, начар ишетә һәм беркайчан да күзләрен йоммый.

Борынгы риваятьләргә күз салсак та, еланнар турында бик күп әкиятләр, мифлар сакланган. Күп кенә әкиятләрнең төп герое, еланнар патшасы – Ак елан. XIX гасырда яшәгән К. Насыйри да еланнар турында бик күп язып калдырган. Мәсәлән, бик каты авыруга дучар булган патша, елан ите ашап терелгән, елан ите пешкән шулпа эчкән ярлы егет хайваннар телен аңлый башлаган.

Еланнар борынгы заманнардан ук табибларның эмблемасы булып саналган. Борынгы болгарлар исә, еланнарны изгеләштергәннәр. Җир өсте, агач ботаклары еланнар белән мыжлап торган чакта да, аларга тимәгәннәр. Аларны җирнең хуҗасы дип кабул иткәннәр. Ә хуҗасыз калган җир уңдырышсыз дип санаганнар. Елан үтерсәң, хәвеф килер, дип көткәннәр. Елан сурәте төшерелгән беләзек, алка, муенсалар тагып йөрү аларны авырулар йогудан, зәхмәтләрдән саклый, дип уйлаганнар. Төштә елан күрүне дә татар халкы төрлечә юраган. Ак елан күрү – мөселман, кара елан кәфер дошман булган. Сәдака биреп, Аллага сыенырга кушканнар. Ә менә төшеңдә елан тотсаң – мал керер, ә үтерсәң – дошманыңнан котылырсың.

Еланнар артык куркыныч булсалар да, файдалары да бар. Аларның агуыннан дару ясыйлар һәм алар кимерүче корткычларны күпләп юк итүчеләр.

Соңгы елларда безнең якларда да күпләп үрчеделәр алар. Үз күзләрем белән күрмәсәм, ышанмас та идем. 2011 елның җәендә улым Ислам белән апамның кызы Адилә: “Уйнап керәбез,” – дип, тышка чыгып киттеләр. Ничек чыгып киттеләр, шул мизгелдә куркып, килеп тә кергәннәр. “Әни, анда елан!” – дип кычкырды Ислам. Без инде Айваз белән атыла-кабалана чыгып йөгердек. Чыннан да ишегалды уртасында бөгәрләнеп, кап-кара елан ята (чама белән 1 метрлап бар иде). Шулкадәр курыктым, кулыма нәрсә эләкте, шуның белән китереп тә суктым. Сугуын суктым да, ләкин алдагысын уйламыйчарак эшләгәнмен икән. Соңыннан бик үкенергә туры килде. Гаиләбезгә зур кайгы килде, иң кадерле кешебезне югалттык. Баксаң, ихатага кергән еланны үтерергә һич тә ярамый икән.

Елан күрү очраклары турында авылда бик күп ишетергә туры килде. Күрше хатыны мунчада баласын юындырып утырганда, еланның ләүкә астына шуышып кереп киткәнен күргән. Каравылчы мәктәп ихатасында очраткан. Бер хатын кишер түтәле өстендә бөгәрләнеп яткан чагына тап булган. Ә асылмалы күпер астында еланнар барлыгын бер генә түгел, берничә кешедән ишетергә туры килде.

Еланнарның авыл эчендә яшәвен нәрсә белән аңлатырга соң? Әлеге сорау белән мәктәпнең биология укытучысы Назыйм Нәфисовичка мөрәҗәгать иттем. Ә ул менә нәрсә диде: “Моңа кышларның җылы булуы, туңның калын төшмәве дә сәбәпче. Шулай ук еланнар белән тукланучы хайваннарның аз калуы да сәбәп булырга мөмкин. Нарат Асты урманнарында еланнар элек тә бик күп иде. Бәлки азык җитмәү сәбәпле, яшәү тирәлекләрен киңәйтү максатыннан безнең якларга таралганнардыр”.

Чыннан да соңгы елларда кыргый җәнлекләргә үрчү мөмкинлекләре артканнан-арта бара. Авылларда мал-туар кими, фермалар буш, тирә-юнь тыныч, бала-чага алан-яланнарда уйнамый, урманнарда йөрми. Элекке колхоз басуларының өчтән ике өлеше чәчелми, кимерүче корткычлар үрчи алмый, дигән сүз. Шулай булгач, еланнар авылга кайтып үрчиләр, авылда барыбер акмаса да, тама бит әле ул.

 

Миләүшә Хәсәнова.

Вәрәшбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев