Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел туйдырыр көннәр

"Туган як" агрофирмасы базасында язгы чәчүгә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләренең агрономнары һәм инженерлары катнашты.

Яз җылысы белән сөендерергә ашыкмаса да, кояш көннән-көн турырак карый. Шулай дәвам итсә, кардан ачылган басу-кырларда дым калмаска да мөмкин. Шуңа язгы кыр эшләрен тизләтеп, ашлама кертә башларга вакыт. "Туган як" агрофирмасы быел да, беренчеләрдән булып, язгы кыр эшләренә старт бирде. Хуҗалыкта "Туман" агрегаты белән көзге культураларга ашлама кертә башладылар. Бу эшне 1600 гектарда башкару планлаштырыла. Гомумән алганда, агрофирманың 19701 гектар сөрүлек җире булып, шуның 18400 гектарында язгы чәчү башкарылачак.

Агрофирмада язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара. Техника ремонты төгәлләнү алдында. Запас частьләргә мохтаҗлык юк. Кирәкле әйберләрне көне-сәгате белән алып кайталар, ди механизаторлар.

Районның язгы чәчүгә әзерлегенә килсәк, тырма ремонты төгәлләнде, культиваторлар һәм чәчкечләрне ремонтлап бетерәсе бар. Язгы кыр эшләренә ягулык өчен март аенда районга - 516 тонна, апрельдә 755 тонна ягулык бирелгән. Ягулык өчен хуҗалыкларның акча күчереп бетерүләре кирәк. Чәчү өчен минераль ашлама туплау да дәвам итә. ТР хөкүмәтеннән районга 2000 тонна аммиак селитрасына лимит бирелгән. Хуҗалыкларга әлегә 1200 тонна ашлама кайткан. Булган ашламаны саклауга килгәндә, дәүләт ярдәмен максатчан тотмаучылар, рациональ файдаланмаучылар белән сөйләшү катгый булачак, диде район башлыгы Рамил Муллин.

Чәчүлек орлыкны бүген кабат калибрлау бара. Орлыкны җылытуга игътибар бирергә кирәк, ди белгечләр. Моның өчен складларны ачып, җилләтү зарур. Җылытылган орлык тизрәк һәм бердәм тишелә. Быел авыл хуҗалыгы формированиеләренә эшне алып бару җиңел булмаячак. Ашламага бәяләр артты, кредит алу да күпкә кыенлашты, ди хуҗалык җитәкчеләре. Шуннан чыгып, булган ресурсларны нәтиҗәле куллану шарт. Кемдер китереп биргәнне көтеп тормаска, кыюрак, үткенрәк булырга кирәк! "Язгы кыр эшләренең ничек баруы, гомумән, нинди уңыш алуыбыз бүген сездән тора, - диде район башлыгы, авыл хуҗалыгы белгечләренә мөрәҗәгать итеп.

Римма Афзалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев