Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ел тәрбиячесе - 2016"

Азнакай поселогының "Тамчыкай" балалар бакчасында республикакүләм "Ел тәрбиячесе - 2016" смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Мөслим, Азнакай, Ютазы, Сарман, Актаныш, Баулы районнарыннан "Ел тәрбиячесе - 2016" смотр-конкурсының муниципаль турында призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынашты. Мөслим районыннан әлеге чарада "Күбәләк" балалар бакчасының физкультура...

Азнакай поселогының "Тамчыкай" балалар бакчасында республикакүләм "Ел тәрбиячесе - 2016" смотр-конкурсының зона туры үтте. Анда Мөслим, Азнакай, Ютазы, Сарман, Актаныш, Баулы районнарыннан "Ел тәрбиячесе - 2016" смотр-конкурсының муниципаль турында призлы урыннар алган мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү учреждениеләрдә эшләүче педагоглар көч сынашты. Мөслим районыннан әлеге чарада "Күбәләк" балалар бакчасының физкультура инструкторы Айгөл Мазитова Мөслим авылы "Карлыгач" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнар Фәрхетдинова катнашты. Педагоглар бәйге барышында үзләренең эш юнәлешләре буенча бердәм аралашу эшчәнлеге күрсәтте, үз эшчәнлекләре буенча видеопрезентация ясадылар. Районыбыз тәрбиячеләре чыгышлары жюри әгъзалары тарафыннан уңай кабул ителде. Мөслим районыннан "Күбәләк" балалар бакчасы физкультура инструкторы Айгөл Мазитова конкурсның финал этабына чыкты һәм ярышның Республика турында катнашу хокукы алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев