Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ел китабы" конкурсында - якташ әдипләребез иҗаты

Инде күп еллар Татарстан Милли китапханәсе, Республика Язучылар берлеге һәм "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә "Ел китабы" конкурсы үткәрелә. Әлеге конкурс кысаларында республикабыз китапханәләре арасында, ел дәвамында укучы иң күп игътибар биргән, яратып укыган китаплар билгеләнә, аларның авторлары призлы урыннар яулый. Җирлегебездә яшәп иҗат итүче һәм Мөслимдә туып-үсеп, башка...

"Ел китабы" конкурсының 2016 елгы җиңүчеләре арасында да безнекеләрнең булуы язучылар өчен генә-түгел, районыбыз өчен дә бик зур шатлык, горурлык булды. Чөнки якташ язучыларыбыз, шагыйрьләребезнең чиксез таланты, тырышлыгы ил күләмендә тиешле бәя алды, халык мәхәббәтен яулады!

"Чәчмә әсәрләр" номинациясендә Роза Хәбибуллинаның "Мулла килене" романы - беренче урынга, "Балалар әдәбияты" номинациясендә Мөҗәһит Әхмәтҗановның "Баллы җәй" китабы өченче урынга лаек булды. Шулай ук "Рус телендә чыккан матур әдәбият" номинациясендә икенче урынны - Факил Сафинның "Заблудший рассвет", "Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият" номинациясендә Марсель Бакировның "Древнетюркская поэзия" китабы беренче урынны яулады.

Район үзәк китапханәсендә "Ел китабы" исемен алган "Мулла килене" китабы авторы Роза Хабибуллина белән очрашу узды. Китапка презентация ясалды. Язучының әсәрләрен халык бик яратып укый, чөнки сюжет катлаулы вакыйгалардан тормый, алар гади, андагы хис-тойгылар һәр кешегә таныш. Роза Хәбибуллинаның "Мулла килене" романы да моңа дәлил. Әлеге роман тормыштан алынган вакыйгаларга таянып, реаль персонажларның гомер юлын тавсирлый.

Маһинур гади авыл кызы, аның яшьлек еллары ил тарихындагы иң авыр елларга - Бөек Ватан сугышы чорына туры килә. Әлбәттә, бу сугыш Маһинурның гына түгел, миллионлаган кешенең язмышын, характерын үзгәртә. Әмма романда Маһинур тормышы аша күрсәтелгән сугыш афәте, тылдагы авырлыклар укучы күңеленә тагын да ныграк үтеп керә, елата, уйланырга мәҗбүр итә.

"Мулла килене" романында тагын бик җитди, моңа кадәр әдәбиятта булмаган никахсыз бала табу темасы күтәрелә. Хатын-кызга Аллаһ тарафыннан бирелгән иң зур бүләк - ул ана булу, моны Маһинур бик яхшы аңлый. Шуңа күрә дә ул бик җаваплы адым ясый. Улын никахсыз таба. Монда кемне гаепләргә? Маһинурнымы? Ул да бит сөекле улын хәләл иреннән бик тә табар иде дә, әмма сугыш шәһәрләрне генә түгел, авылларны да ир-атсыз калдырды. Гомере буе халыкка бары изге гамәлләр генә кылып, Аллаһ кушканча яшәгән Маһинурны без гаепли алабызмы? Әлеге адымга бару Маһинурга да бик җиңел булмагандыр. Әмма ул никахсыз бала табып кына калмый, аны тел-теш тигермичә, авылдашлары, район халкы хөрмәт итә торган чын ир-егет итеп үстерә. Ирек, район күләмендә генә түгел, республика күләмендә зур дәрәҗәгә ирешә.

"Мулла килене" романы бер кешене дә битараф калдырмый. Уйланырга мәҗбүр итә. Хактан да кайчак без бер кайчан да риза булмас кебек тоелган гамәлләр эшлибез. Шуңа күрә кешене нәрсәдә дә булса гаепләргә җыенсаң, мең дә бер кат уйла. Кичәдә шулай ук Маһинурны якыннан белгән олы яшьтәге кунакларыбыз да, "Ел китабы" конкурсында призлы урын алган якташыбыз Мөҗәһит абый Әхмәтҗанов та катнашты. Алар үз фикерләрен яшьләргә җиткерделәр, киңәшләрен бирделәр. Мондый очрашулар, һичшиксез, кирәк. Үзебезнең якташ әдипләребез исән-сау булганда, алар белән күрешеп сөйләшү - үзе олы бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X