Мөслим-информ

Ел елга охшамас

Табигать-Анага каршы бару, аның кануннарын үзгәртү мөмкин түгел.

Быелгы кыш нинди булыр? Бу чорда һәркемне шушы сорау кызыксындыра. Күпләр “Быелгы җәй чиктән тыш кызу булды, шуңа кыш зәмһәрир суыклары белән килер” дигән фикердә. Әмма халык синоптиклары бу фаразны кире кага.
– Эссе җәй һәрвакытта да салкын кышны вәгъдә итми. Узган ел кыш элеккеге еллардагы кебек салкын булмады. Мин озак еллар күзәтүләремне дәфтәргә теркәп барам. Быел беренче октябрьдә җил көн буена көньяктан исте, димәк, кыш җылы булыр дип уйлыйм. Киләсе елга ашлык уңышы да мулдан булыр дип өметләнергә тулы җирлек бар, – ди Әмәкәй авылында гомер итүче Фирдәвес Гомәров.   Беренче октябрьдә кар күренсә, кырык көннән кар ятар, дип әйтәләр иде безнең әбиләр. Быел беренче кар бөртекләре 20 октябрь көнне иртәнге сәгать 10нар тирәсендә төшеп алды. Карның тиз күренмәве сөендерә дә. Чөнки кар беренче октябрьгә кадәр күренсә, чана юлы тиз булмас дигән ышану яши.
Фирдәвес абый Гомәров үз-үзен белгәннән бирле техникада эшли. Актаныш районының Байсар авылы МТСында комбайнчы белгечлеген алган егет соңрак укуын Яр Чаллы шәһәренең тракторчылар әзерли торган техникумында дәвам итә. Аннан соң ул Бөгелмә шәһәре училищесында К-700 тракторын иярләү серләрен үзләштерә. Гомер буе фермада хезмәт куйган райондашыбыз гел юлда була. Һәр ел фасылында үзе күргән күренешләрне блокнотка теркәп бара торгач, күзәтүләрдән бүген зур архив җыелган.
– Мисал өчен, 2006нчы елның 21 октябре шимбәгә туры килгән, салкынча, әмма кояшлы көн булган. Һава температурасы көндез +2, төнлә -6 булды дип язып куйганмын. Шул ук елның 6 ноябрендә төнлә яңгыр, көндез юеш кар яуган һәм икенче көнгә ныклап катырган иде инде. Елак кыш булган ул елны. Хәтерлим, 2006 елның җәе бик кызу булды. Әмма аңа карап кына кыш салкыннары белән өркетмәде. Ел елга охшап килми дип әйтүләре дөрес, – ди Фирдәвес абый.
Җирлегебездә яшәүче тагын бер халык синоптигы – Хәсән Вәлиев. Үрәзмәт авылында гомер итүче ТАССРның атказанган агрономына – 84 яшь. Яшәү дәверендә ул бик күп табигать серләрен, ел фасыллары белән бәйле могҗизалы хәлләрне калын дәфтәренә теркәп килә. 
– Менә бу минутларда безнең авылда әкрен генә кар ява. Шушылай кары да, яңгырлары да әкренләп явып торганда, җир кышка җитәрлек дым белән керәчәк. Сер түгел, быел корылык, эсселек үзәкләргә үтте. Моннан ун ел элек тә шушындый корылык күзәтелгән иде. Ул вакытта да икмәксез ел булды. Җәйге һава торышы кышка тәэсир итсә, гасырлар дәвамында бер үк төрле һава торышы күзәтелер иде. Былтыр ихатадагы ике мунчаны да кар күмгән иде. Аңа карап кына җәйдә көтелгән яңгырлар булмады. Инде Ходай кушып, имин кышлар килсен. Минем күзәтүләр буенча кыш тотрыклы булыр төсле, – ди Хәсән Вәлиев.
– Мин нигәдер быелгы кыш бик үзенчәлекле булыр дип уйлыйм. Кешеләрнең авызында да бер үк сүз – аномаль салкыннар көтелә, ди барысы. Җылы киемнәрне алдан ук әзерләп кую хәстәрен күрәсе юк инде. Без җылы кышка да, зәмһәрир суыкларга да әзер. Ләкин нәрсә генә әйтсәң дә, табигать-Анага каршы бару, аның кануннарын үзгәртү мөмкин түгел! – ди Мөслимдә яшәүче Разия Бәхтиева.
14 октябрьдә билгеләп үтелә торган Покрау (Покров) –  православие бәйрәмнәренең иң зурысы дип санала. Элеккеге заманнардан ук бу көнне һава торышы буенча кышның нинди булачагын фаразлаганнар. Покрау нинди, кыш та шундый булыр, дигәннәр. 
Әгәр Покрауда җиргә кар ятса, кыш  та карлы һәм салкын булачак. Бу көнне кар төшмәде, димәк, кыш җылы киләсенә өмет зурдан. Бу көнгә каен агачында яфрак коелып беткән булса, кырыс кышка ишарә диелә. Каеннар бүгенгәчә яфракларын коеп бетермәде әле. Покрауда җил юнәлеше дә үз фаразын бирә –  көньяктан искән җил җылы кыш киләсен аңлата.
Ләкин шунысы могҗиза – күбебез бакчаларда груша, виноград, карбыз, кавын кебек көньяк нигъмәтләрен үстерә. Дөньялар болай барса, тиздән ананас белән банан үстерерлек җәйләр дә килергә бик мөмкин!

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: