Мөслим-информ

Ел башыннан Мөслимдә 83 исерек тоткарланган

Исерек килеш руль белән идарә итүчеләр җәмгыятебез өчен зур куркыныч тудыра. Күзенә ак-кара күренмәгән хәлдә, машинага утырып, алар бик күп хәвефле хәлләргә сәбәпче була. Районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт автоинспециясе начальнигы Айнур Хәйретдиновтан алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ел башыннан исерек килеш руль белән идарә иткән 83 райондашыбыз тоткарланган.

Аларның 9ы - кабаттан алкогольле эчемлекләр кулланып руль артына утыручылар. 2015 нче елның 1 июлендә кабул ителгән яңа закон нигезендә (РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе) аларга җинаять эше кузгатылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: