Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел башыннан Мөслимдә 5 янгын очрагы булган

Ел башыннан җирлегебездә 5 янгын очрагы булды. Икесе 4 март көнне теркәлде. Иске Карамалы авылындагы ут белән саксыз эш итү аркасында шәхси ихатада өлешчә сарай янса, Михайловка авылында мич чамадан артык кызып китү аркасында, шәхси йорт тулысынча янып бетте. 9 март көнне Әмәкәй авылында да бер йорт тулысынча янып бетте. Янгынның сәбәбе - электр челтәрендә кыска ялганыш. Бу көннәрдә янгын куркынычсызлыгы һәм полиция хезмәткәрләре участок сайлау комиссияләрдә профилактик рейдлар үткәрде. "Бу чара сайлау вакытында иминлекне тәэмин итү максатында оештырылды", - дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге белгечләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама