Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экстремистик әдәбият алып кайтучы ир-ат Казан аэропортында тоткарланган

Әлеге 75 яшьлек казанлы Согуд Гарәбстаныннан - хаҗдан Баку-Казан рейсы белән кайтып төшкән. (Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Казан аэропортында таможня тикшерүе вакытында Татарстанга Бакудан кайткан пассажирлар арасында булган 75 яшьлек казанлыда экстремистик әдәбият табылган, дип җиткерә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте. Ир-ат йөгендә дүрт китап табылган. Басмалар "Ислам фәннәре" сериясеннән булган....

Әлеге 75 яшьлек казанлы Согуд Гарәбстаныннан - хаҗдан Баку-Казан рейсы белән кайтып төшкән.

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Казан аэропортында таможня тикшерүе вакытында Татарстанга Бакудан кайткан пассажирлар арасында булган 75 яшьлек казанлыда экстремистик әдәбият табылган, дип җиткерә Татарстан таможнясы матбугат хезмәте.

Ир-ат йөгендә дүрт китап табылган. Басмалар "Ислам фәннәре" сериясеннән булган. Әль-Мөбаракфури Сафи ар-Рахман авторлыгындагы ике китап "Жизнь пророка, да благословит его Аллах и да приветствует" дип аталаган һәм тагын Салих ас-Сухейм авторлыгындагы икесе "Основы веры в свете Корана и Сунны" булган. Әлеге китаплар экстремистик материаллар федераль исемлегендә, алар Россия Юстиция министрлыгы сайтында күрсәтелгән.

Тоткарланучы сүзләренә караганда, ул Согуд Гарәбстаныннан - хаҗдан Баку аша кайткан. Китапларны ул сатып түгел, Мәккәдә түләүсез китаплар яныннан алган.

Ике китап та экстремистик материаллар федераль исемлегенә кертелгәнгә, таможня кануны нормалары нигезендә, аларны Евразия икътисади берлеге территориясенә кертү тыелган. Тоткарланучыга карата "Декларацияләнмәгән яисә дөреслеккә туры килмәгән дәрәҗәдә декларацияләнгән товарлар" һәм "Евразия икътисад берлеге территориясенә яисә Россиягә тыелган яки чикләнгән товар кертүне сакламау" маддәләре буенча административ эш кузгатылган.

Хаҗ алдыннан Татарстан таможнясы максатчан рәвештә хаҗга баруны оештыручы тур-оператор һәм хаҗга баручылар төркеме җитәкчеләре арасында аңлату эшләре алып барган. Таможня хезмәткәрләре нәкъ менә бушлай таратыла торган әдәбият арасында экстремистик китаплар булу мөмкинлегенә аерым игътибар бирү кирәклеген җиткергән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев