Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экспонатларда – тарих

Туган як тарихына битараф булмаганнар үзләренең кадерле истәлекләрен музейга тапшыра.

Музей фонды экспонатларга әледән-әле баеп тора. Райондашларыбыз совет чорына караган көнкүреш әйберләрен дә, әби-бабасыннан калган этник характердагы предметларны да музейга алып килеп тапшыралар. 
 

Шушы көннәрдә Мөдәрис Тимергалиев – Калмыя елгасы буеннан табылган сөяк, Фәнил Вәлиев Сөякәй авылында табылган ташка әйләнгән агач кисәге алып килде. Елгабаш авылыннан Галимҗан абый Җәлилов, Раушания апа Гарданова, Яңа Карамалыдан Гөлүсә апа Хәлиуллина, Тат. Бүләрдән Әхнәф абый Сәрвәров, Нарат Астыннан Фидания апа Мортазина музей фондына бик күп экспонатлар тапшырдылар. Зөлфия Фәхретдинова – бик матур татар сандыгы, каба, комган һәм тәпән, Марат Баһауов кинокамера һәм төшерү җайланмалары бүләк итте. Идрис Ханов Батырлар йорты музеен тулыландыру өчен каска, граната, өчаяк, кыр сумкасы тапшырды. Илдар Ногманов совет чорына караган медицина җайланмалары бирде. Кузьма Иванов үзе ясаган портретларны музей фондына бүләк итте. Аларның барысын да санап бетерү мөмкин түгел. 
 

Без – музей хезмәткәрләре дә, кайда нинди кызыклы тарихи әйберләр күрәбез, читләтеп узып китә алмыйбыз. Авылларда сакланып калган борынгы көнкүреш әйберләре: кул тегермәне, комган, көзге, чигүле мендәрләр, сөлгеләр, борынгы акчаларны музей директоры Назилә Бәдертдинова районыбыз авылларыннан алып килде. Ә фәнни хезмәткәр Равил Тимкин совет чорына караган күп кенә экспонатлар тапшырды. 
 

Экспонатларның барысы да тарих өчен әһәмиятле. Шуларның берничәсе белән таныштырып үтәм. Соңгы елларда, безнең белән элемтәдә торучы эзтабар егетебез Марат Галиев Бөек Ватан сугышына караган бик күп экспонатлар бүләк итте. Марат Вәли улы сугыш узган җирләрдә, сугышның “телсез” шаһитларын эзләп табу белән шөгыльләнә. Аларны туплый, өйрәнә. Аның бүләк иткән экспонатларын “Батырлар йорты” музеена урнаштырдык. Монда: каска, противогаз, миналар, гильзалар, сапер көрәге, граната, пуля, һ.б. кораллар бар. Аларга карыйсың да, күпме җаннарны кыйган бит бу кораллар дип уйлыйсың... Кораллар гына түгел, дошманнар кулланган кирәкяраклары да бар. Менә ачылмалы савыттагы порошок – хлорница. Кайбер интернет мәгълүматларына караганда, аны тирене зарарсызландыру чарасы буларак кулланганнар. Һәр алман солдаты газга каршы ун лозантин таблеткасы булган пенал йөрткән. Әлеге таблеткалар зарарланган тире участокларын эшкәртү өчен кулланылган. Марат Галиев сөйләве буенча, Германия үз солдатларын бик саклаган. Алар өчен нинди генә уңайлыклар тудырылмаган! Хәтта шоколад, сагыз, тәмәке кабызгыч, шампунь, тәмле исле одеколоннар белән тәэмин ителгәннәр. Шушы мәгълүмат белән танышкач, безнең сугышчыларның физик һәм рухи яктан ни дәрәҗәдә көчле булганын аңлыйсың! Корал буенча да, туклану ягыннан да фәкыйрь булуларына карамастан, алар Бөек Җиңүгә ирешкәннәр! 
 

Музей хезмәткәрләре өчен 2020 ел зур югалтулар елы булды. Безнең белән даими элемтәдә торучы, музей фондына бик күп кыйммәтле экспонатлар бүләк иткән Дания апа Галиева фани дөньяга күчте. Ул, музейга килеп, авыр да күңелле дә балачак елларын хәтерендә яңарта иде. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Мансур ага Зиннуров та мәңгелеккә күчте. Ул безгә бик күп пластинкалар, диафильм пленкалары бүләк иткән иде. Соңрак күз карасыдай саклаган альбомнарын, фотоларын, көндәлекләрен музей фондына тапшырды. Экспонатлардан күренгәнчә, Мансур абый филателист – почта маркаларын җыючы да булган. Коллекциягә 360 марка һәм төрле журналдан алынган марка сурәтләре тупланган. Мансур абый үзе белән утлы фронт юллары узган җырлар җыентыгын да бүләк итте. Мансур ага Зиннуровның куен дәфтәрләре, укыту планнары, укучылары белән бергәләп ясаган альбомнары аның фидакарь мөгаллим булуы турында сөйли. 
 

Музей экспонатларын тиешенчә саклау гына түгел, без аларның һәрберсенең тирән тарихи белешмәсен белергә тиеш. Аларның кайсы заводфабрикада яисә кем тарафыннан, кайчан эшләнгәнен, нинди техника һәм нинди материал кулланылганын да өйрәнәбез. Фондта булган һәр предмет даими рәвештә Комплекслы автоматлаштырылган музей мәгълүмат системасына һәм Дәүләт каталогына кертеп барыла.

Йолдыз Зәкиева, туган як музее фондының баш саклаучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама