Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Экономист һөнәрен сайлаучылар саны иң күбе

Җомга көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә район башлыгы Рамил Муллин 11 класс укучылары белән очрашты. Очрашу интерактив формасында үтте. Укучылар район башлыгына кызыксындырган сорауларын бирде.

11 классны районда быел 139 укучы тәмамлады. Имтиханнар артта. Хәзер укучылар җиде юл чатында тора. Аларның һәрберсен Нинди һөнәр сайларга? Кайсы юлдан китсәм, ялгышмасмын? Кебек сораулар борчый. "Киләчәктә кем генә булсагыз да, туып үскән җирегезне онытмагыз", - диде үз чыгышында район башлыгы Рамил Муллин.

Чыгарылыш класс укучыларының 27се энергетик, 19ы нефтьче һөнәрен сайлаячак. Моннан тыш төзүче, эретеп ябыштыручы, полиция хезмәткәре булырга теләүчеләр дә бар. Экономист һөнәрен сайлаучылар саны исә иң күбе: бу һөнәрне киләчәктә 38 укучы үзләштерергә тели.

Укучылар район башлыгына үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Максатчан юнәлештә уку, уку йортын тәмамлап кайткан яшьләргә эш урыны булдыру мәсьәләләре күтәрелде.

Очрашуда авыл җирлегенең шәһәрдән ким булмавы, күпмедер дәрәҗәдә шәһәрдән өстенрәк булуы ассызыкланды.

Укучыларга мөстәкыйль тормышта югалып калмауларын, үз урыннарын табуларын гына телисе кала. Чөнки аларның һәрберсе якты киләчәккә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев