Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәегез ничек үтә?

Җәйнең икенче аен да башладык. Көтеп алган ел фасылы җитүгә авыл халкы бакча эшләренә күмелә, кош-корт арасында әвәрә килә. Кояшта кызынып, чыныгып калырга ашыгучылар да бар. Быел бит аның җәе дә үзгә. Коронавирус инфекциясе таралудан саклану максатында кертелгән чикләүләр әкренләп бетерелсә дә, чит илләргә яки Рәсәйнең ял урыннарына барырга да шөлләтә. Быел райондашларыбыз җәйне ничек үткәрә, нинди эшләр майтара икән? Әйдәгез, аларны тыңлыйк.

Галия Вагыйзова, Мөслим:
– Мөслимдә гомер итеп, берничә ел элек Казанга күчеп киткән идек. Коронавируска бәйле карантин кертелгәч тә балалар, оныклар белән төп йортыбызга кайттык. Өебезгә яңадан җан керде. Ике оныгыбыз дистанцион юл белән уку елын да шушында тәмамлады.
Урамыбыз аулак, капка төбе, ишегалды чирәм. Өч ай инде дүрт онык саф һавада колыннар кебек чабыша, уйный. Ихата булгач, эше дә табыла. Без киткәч ташландыкка әйләнгән бакчаны да рәткә китердек. Яшелчәләр утырттык. Оныклар аларга су сибә, чүп утый. Яшелчә, җиләк-җимешнең кибеттә түгел, җирдә үскәнен аңлый башладылар хәзер.
Без киткәннән соң танымаслык булып үзгәргән Мөслимебезнең яңартылган, матурланган урыннарына да оныклар белән бергәләп йөрибез. Әби-бабаларының, әти-әниләренең туып үскән төбәген бернинди чит илгә дә алыштырып булмаганын да аңлатабыз аларга.

Бәһиҗә Баһауова, Иске Вәрәш:
– Җәй – минем өчен сәламәтлекне ныгыту чоры. Ник дисәң, ел әйләнәсенә җитәрлек дару үләннәре, витаминнар җыеп калам. Былтыр әзерләп калдырган повидлодан май аенда ук алма һәм слива кагы койдым. Иртә яздан фиточәйгә үләннәр, чәчәкләр җыеп киптерәм. Алма, балан, камырлык, шомырт, ясмин чәчәкләрен җитәрлек әзерләдем. Кызыл шомырт, карлыган, кура җиләге яфраклары, иван чәй һәм җиләк яфраклары, кызыл клевер җыйдым. Кыргый чия яфрагын иттарткычтан чыгарып, фиточәйгә кушам. Бакчамдагы бөтнек һәм мелиссаны да җитәрлек киптерәм. Бу яңгырлардан соң гөмбәләр дә баш калкытыр әле. Болында җиләк тә өлгереп килә. Кайберәүләр үләннәрне төбе-тамыры белән йолкый, үсемлекләргә зыян сала. Ә мин аларны кайчы белән генә кыркырга гадәтләндем, башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәм.
Бу гел урман-болында гына йөри дисездер инде. Йоклап ятмасаң, барысына да өлгереп була. Иртәнге 5тә торып, бер кат эшләремне бетерәм дә болынга чыгып китәм. Табигать нигъмәтләрен җыеп, төш вакытына кайтып та җитәм. Ихатада кош-кортларым да бар бит әле. Бройлер чебиләре җитешеп килә инде, зур булып үсүче күркәләрне быел да алдым. Тавыкларым җырлый-җырлый йомырка сала. Ихатадагы хозурлыкка да сокланып йөрим. Атна арасында оныкларым бакчадагы яшелчәләрне тәрбияләшә.

Гөлнар Хәлилова, Мөслим:
– Быелгы җәй куанычлы мәшәкатьләре белән истә калыр, мөгаен. Көннәрем 10 айлык кызыбызны карап үтә. Назлыбыз белән кояшлы көннәрдә саф һавада йөрибез. Ике ел элек сала башлаган өебездә дә эш кайный. Алла боерса, эшләре кимеп бара, эчтәге эшләр генә калып килә. Әлегә ике як әти-әниләрдә яшәп торабыз. Алар янында рәхәт булса да, тизрәк үз оябызга күчү теләге белән яшибез. Дөньялар имин булсын, һәр гаилә шатлыклы мәшәкатьләр белән генә яшәсен, дип телим.

Әлфия Галиева, Мөслим:
– Бу җәй бик мәзәк әле минем өчен. Көннәрем корткычлар белән көрәшеп үтә. Җәй башында алмагачларга төшкән ефәк корты бөтен җимеш агачын сарды. Аларны башта чүпләп җиңмәкче булдым, ахырда агу сиптем. Гел агу ашау булмасын әле дип, быел бәрәңге орлыгын агуламыйча гына утырткан идек, бәрәңге борын төртүгә колорадо коңгызы басты. Кортларын җыеп кына бетермәкче идем дә, кая ул?! Ай буе диярлек җәфаланганнан соң, тәки агу сиптерәсе булды. Инде тынычландым гына дигән идем, өйгә борча керде. Ничә тапкыр гына агулаганбыздыр, бетереп кенә булмый. Песи дә асрамыйбыз, югыйсә. Баш вата, эзләнә торгач. таптым боларның “оясын”. Теплицадагы кыярлар төбенә, дым сакласын дип, тавык оясыннан салам чыгарып салган идем. Шул саламда булган икән бит борчалар. Мин теплицага чыккан саен аякка ияреп керә икән теге дошманнар. Ахыр чиктә кыяр төбендәге саламга дихлофос сиптем. Корткычлар белән “сугышып” үтә җәем. Шулай да баш исән булсын, дөньяга таралган коронавирусны да җиңәсе бар бит әле!
Сораштыруны Әлфинур Ногманова үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X