Мөслим-информ

Беренче озату

16 май көнне егетләрне хәрби хезмәткә беренче озату булды.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш дәвам итә. 16 май көнне егетләрне хәрби хезмәткә беренче озату булды. Мөслим, Үрәзмәт, Мари Бүләр һәм Усаклык авылларыннан барлыгы 7 егетебез армиягә китте. Булачак солдатлар үзәк хәрби округларда – Самара, Оренбург, Саратов өлкәләрендә хезмәт итәрләр дип көтелә. Чираттагы озату 24 июньдә булачак. Бу көнне тагын 12 егетебез төгәл бер елга туган җирләре белән саубуллашачак.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: