Реклама
Бөтенроссия бушлай юридик ярдәм көне бүген Мөслимдә үтә. "Бердәм Россия" партиясенең Мөслимдәге кабул итү бүлмәсендә юристлар хезмәт күрсәтәләр. Иртәнге 8 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр нотариус Наталья Власова эшләде.
Сәгать 11 дә адвокат Рамиль Латыйпов, сәгать 12 дән район суд приставлары җитәкчесе Ильвир Бәхтиев кабул итә.
Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе: Мөслим авылы, Пушкин урамы 26 йортта (Мөслим матбугат үзәге) бинасында урнашкан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз