Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчүчелек нәрсәгә тарта?

Район прокуратурасы, Зәй районара тикшерү бүлегенең Андрей Добровольскийны сак астына алу турындагы үтенечен яклап чыкты. А. Добровольский "Баланны" кибете сатучысы Г.Г.Габидуллинаны үтерүдә гаепләнә. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, А.Добровольский моңа кадәр дә авыр җинаять өчен хөкемгә тартылган була. Ул исерек килеш кибетчедән бурычка бер шешә аракы сорый. Габидуллина аның соравын кире...

Район прокуратурасы, Зәй районара тикшерү бүлегенең Андрей Добровольскийны сак астына алу турындагы үтенечен яклап чыкты. А. Добровольский "Баланны" кибете сатучысы Г.Г.Габидуллинаны үтерүдә гаепләнә.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, А.Добровольский моңа кадәр дә авыр җинаять өчен хөкемгә тартылган була. Ул исерек килеш кибетчедән бурычка бер шешә аракы сорый. Габидуллина аның соравын кире каккач, өстәлдәге пычакны алып берничә тапкыр кадый һәм акча урлап чыгып китә. Алынган тән җәрәхәтләреннән Габидуллина урында вафат була.

Тикшерүчеләргә Иркутск өлкәсе кешесенең Мөслим районы Баланны авылына ничек килеп чыгуын, яшәвен һәм эшкә урнашуының рәсмилелеген ачыклыйсы булачак.

Район прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев