Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчү упкынга илтә

Беребезне дә битараф калдырмаучы эчүчелек проблемасы җирлегебез өчен ят түгел. Район үзәк хастаханәсеннән алынган саннар да шуны раслый. Узган елның декабрь ахырында һәм быелның гыйнвар башында 28 кеше вафат булган. Аларның 9ы алкогольле эчемлекләрне чамадан артык куллану нәтиҗәсендә үлгән. Әзмәвердәй әлеге ир-атларның эш яшендә (22дән алып 57 яшькә кадәр) булуын да исәпкә алсак, хәлләр, хактан да, уйланырлык бит!

– Эчүчелекнең фаҗига чыганагы булуын дәлилләп тору кирәк түгел. “Яшел елан” гаиләләр таркалудан алып, гомерләр өзелүгә кадәр китереп җиткерә. Яшьләрнең “аның ни зыяны бар” дип сыра чөмерүләре дә яхшылыкка китерми. Организм бик иртә таушала, сәламәтлеккә зур зыян килә, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. 
Эчүчелек проблемасы, бу афәт белән күзгә-күз очрашып, чарасызлыкта калганнарны аеруча борчый. 
– Кибетләрдә әҗәткә аракы бирмәсәләр, эчкечеләр саны кимер иде дә. Сәрхүшләр баш төзәтергә дип, иртәнге сәгатьләрдә үк кибет ишек төбен сагалый. Минекенә дә күптән “ике дөнья – бер морҗа”. Өйгә акча алып кайтканы, балаларның укуы белән кызыксынганы юк. Дөньяны бер мин сөйрим, – ди бер танышым. 
Аның сүзләрендә хаклык бар, ләкин ул үзе дә сатучы бит! Аның да ару гына “төшергән”нәргә, “бүген-иртәгә кертәм” дигән сүзләргә ышанып, яздырып кына аракы биреп чыгарганын күргәнем бар. 
Ни кызганыч, җирлегебездә фәкать алкогольле эчемлекләр генә сатылучы кибетләр саны да арта. Иң аянычы – хатын-кызлар да аракы колына әйләнә башлады. 
– Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр арасында хатын-кызлар да бар. Рейдлар вакытында, авызларыннан аракы исе аңкыган кызларны туктатып, аларга беркетмә төзегәндә алардан бигрәк безгә оят. Телләре көрмәкләнеп беткән хатын-кызлар “эчмәдем” дип антлар итә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. 
Шешә белән дуслашуның сәбәбен күпләр эшсезлек белән бәйләргә тырыша. Ире яисә хатыны ташлап китү аркасында аракыга үрелүчеләр дә юк түгел. Берәү, банктан алган кредитын каплый алмауны сәбәп итеп, юанычын аракыда тапкан, өченчесе стрессларны бетерәм дип капкалый. Ләкин алкоголь бит бу проблемаларны хәл итми. Айныгач, әҗәтне барыбер түлисе булачак! “Ялгыз калдым” дип төшенкелеккә бирелгәнче, аракыга тоткан акчаңа балаларыңның өс-башын, тамагын карасаң, мең өлеш артык бит! 
“Эчү хәзер модада түгел!” дияргә яратсак та, бәйрәм-мәҗлесләрдә табын түренә аракы шешәсе менеп кунаклый. Бәби туе да, яшьләр туе да, соңгы юлга озатулар да спиртлы эчемлекләрдән башка үтми диярлек. Эчүчелек баткагыннан айныйсы иде бит! 
– Хатын-кызлар ир-атларга караганда эчүчелеккә тизрәк бирешә. Аларны дәвалавы да авыр. Хатын-кыз үзенең нәсел дәвамчысы булуын да онытмасын иде, – ди Рамил Морзаханов. 
Исерек әти-әни үрнәгендә үскән балалар җәмгыятебезгә ни китерер? Гаиләләрнең таркалуына, балаларның әтисез, әнисез калуына аракы сәбәпче булуын онытмагыз! Күзләрне ачып, якты дөньяга карагыз әле! Дөнья шундый матур бит! 
Лилия Шәймиева. 
Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев