Эчә белеп эчмәсәң...
Узган ел җирлегебездә спиртлы эчемлекләр яки ялган аракы эчеп 4 кеше үлгән.
Күпме генә язылса да, кисәтүләр ясалып, гаеплеләр массакүләм матбугат чаралары аша фаш ителсә дә, ялган аракы сатучылар да, шул аракыны эчеп агуланучылар да очрап тора.
– Полиция хезмәткәрләре белән берлектә алкоголь продукциясе әйләнешендә закон бозуларны ачыклау максатында рейдлар даими үткәрелә. Рейдлар вакытында сыйфатсыз аракы реализацияләү фактлары да ачыклана. Узган ел сентябрь аенда Симәк һәм Яңа Усы авылларында спиртлы продуктлар белән законсыз сәүдә итү, ягъни көмешкә сату очрагы ачыкланган иде. Баланлы һәм Югары Табын авылларында алкогольле эчемлекләр сатуда закон бозу очраклары теркәлде, – дип хәбәр итә дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы вәкиле Алена Виноградова.
Тикшерү барышында ачыкланган хокук бозуларга килгәндә, лицензиясез сатылган 94 литрдан артык спиртлы эчемлек һәм ике литрдан артык көмешкә Түбән Кама территориаль органы складына озатылган. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Алена Виноградова хәбәр итүенчә, алкоголь продукциясенең рөхсәтсез әйләнеше – көмешкә саткан һәм лицензиясез эшчәнлек алып барган өчен гражданнар җаваплылыкка тартыла. ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 2.8 маддәсе нигезендә көмешкә саткан өчен штраф 5 мең сумнан башлана. Икенче тапкыр тоткарланганда, көмешкә сатучыга җинаять эше ачыла. Лицензиясез эшчәнлек алып барган очракта, РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 14.1 маддәсе 2 бүлеге нигезендә 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф белән спиртлы эчемлекләрне конфискацияләү каралган.
Узган ел биш кеше ялган аракы эчеп агуланды һәм дүртесе якты дөнья белән хушлашты. Аларның берсе – Рус Шуган авылыннан 56 яшьлек хатын-кыз. Составында спирт булган сыеклыклар һәм контрафактлы алкоголь куллану нәтиҗәсендә узган көздә Метрәй авылында әтиле-уллы райондашларыбыз, агуланып, якты дөньядан китеп барды. Шул ук авылдан февраль аенда тагын бер ир-ат начар сыйфатлы аракы эчеп бакыйлыкка күчкән иде.
Халык телендә “фанфурик” дип йөртелгән кечкенә шешәләргә каты көнкүреш калдыкларын җыючылар еш тап буладыр, мөгаен. Эчкән кешегә шешәдә нинди сыекча булуы, организмга нинди йогынты ясавы да мөһим түгел. Спиртлы эчемлекләр йогынтысында өйләрендә зур җәнҗал чыгаручылар да, балаларын җәберләп торучылар да юк түгел.
Җирлегебездә бүген 58 сәүдә ноктасы алкогольле продуктлар сату белән шөгыльләнә. Бу кибетләрне район хакимияте, эчке эшләр бүлеге, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе контрольдә тота.
“Бәйрәм булгач, спиртлы эчемлекләрсез булмый”, – дип уйлый күпләр. Кайвакыт акчалылар да, очсыз бәягә кызыгып, лицензиясе булмаган спиртлы эчемлекләр сатып алуны кулайрак күрә. Спиртлы сыеклыкларның составында тагын ни булганын берәү дә белми! Хәер, белсәләр дә, ахыры ни белән бетәсен уйламыйлар.
Кешенең вөҗданы булырга тиеш! Россия законнары да күпләргә ирек бирә. Чөнки законнар икеләтә билгеләнештәге спиртлы сыеклыклар сатуны тыймый. Күп очракта хәмер яратучылар эшмәкәрләрдән “фанфуриклар”, борыч төнәтмәләрен, төрле техник һәм косметик әйберләрне сатып ала. Сатучыга нәрсә?! Аңа керем булсын! Кемнәрнеңдер гомерләре бәрабәренә алган табыш өчен кайчан да бер түләргә туры киләчәген онытмасыннар иде алар.
Былтыр “алкоголь интоксикациясе” диагнозы белән 13 кеше район үзәк хастаханәсенә китерелгән. Быелга чыккач, бәйрәм ялларында чамадан артык эчеп, чирләп, дүрт кеше мөрәҗәгать иткән. Хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары беренче ярдәмне күрсәткәч, алар дәвалану өчен Яр Чаллы шәһәренең наркология диспансерына озатылган.
Шуны онытмагыз: суррогат аракыларда метанол була. Ә аның белән агуланганда кеше организмына коточкыч зыян килә, кеше кинәт үлеп китәргә мөмкин. Алкоголь һәм аның суррогатлары белән агулануның беренче билгеләре – кеше коса, уксый, тән температурасы 38-39 градуска кадәр күтәрелә, тәнен көзән җыера, кул-аяклары параличлана, комага китәргә мөмкин. Мондый очракта ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга кирәк.
Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә законсыз төстә спиртлы эчемлекләр сатучыларны ачыклау максатыннан тикшерүләр үткәрелеп тора. Гражданнар, “идән асты” аракысы сатучылар турында хәбәрдар булса, кичекмәстән район эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәргә бурычлы.
Лилия Шәймиева.
Алена Виноградова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев