Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Эч кибүне ничек бетерергә?

Солы һәм кара җимеш салып кайнаткан су да эчне йомшарта.

  •  Эч кипкәндә көнгә 2-3 тапкыр 1-2 бал кашыгы алоэ согы эчәргә кирәк.
  •  Аю баланы чәчәге белән бүре шомырты (жостер слабительный) катнашмасын (1 кашык) 1 стакан кайнар суда пешереп, 10 минут кайна­тырга, суытып сөзәргә. Иртән һәм кичен 1 әр стакан эчәргә.
  •  Эч катканда чирек-ярты стакан бәрәңге согы эчү дә файдалы.
  •  20 грамм мурт эт шомырты (крушина ломкая) кайрысын 200 мл суда 15-20 минут кайнатырга һәм йоклар алдыннан ярты стакан эчәргә кирәк.
  •  Солы һәм кара җимеш салып кайнаткан су да эчне йомшарта.
  •  Ачы торма согы, җылыткан тозлы кәбестә суы, кипкән чия һәм алма салган чәй эчкәндә дә эчне йомшарта.
  •  Эчне йомшарту өчен бодай көрпәсе ашарга тәкъдим ителә:

беренче 10-12 көндә көрпәне 1 әр балкашыгы ашарга (көрпә кайнар суда пешерелә, суытып сөзелә. Калган камыры  төнәтмә белән бергә ашала). Көнгә өч тапкыр шулай ашарга кирәк.

Икенче дәвалану циклы 2 атна дәвам итә. Көнгә шулай ук 3 тапкыр, 2 шәр кашык көрпә ашала. Аннан соң 2 ай дәвамында көнгә 2-3 тапкыр 2 шәр бал кашыгы кара көрпә ашарга тәкъдим ителә.

  •  Шуны искәртергә кирәк: ашказанында, азык эшкәртү әгъзала­рында ялкынсыну булганда көрпә ашау тыела. Андый очракта каткан ипи кисәген ашау яхшырак.

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев