Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәвамчанлык

Башлангыч һәм урта белем бирү арасындагы дәвамчанлык проблемасы һәрвакыт актуаль булды. Ә башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә белем учреждениесе арасындагы дәвамчанлык проблемасын ничек хәл итәргә? Әлеге сораулар – педагоглар һәм психологларның игътибар үзәгендә.

“Балалар бакчасындагы уңыштан – мәктәптәге уңышка” муниципаль проекты нигезендә безгә Мөслимдәге “Ләйсән” һәм “Миләшкәй” балалар бакчалары беркетелгән. Уку елы башында ук әлеге коллективлар белән үзара хезмәттәшлек, күмәк чаралар үткәрү турында килешү төзибез. Шул нигездә уку елы дәвамында укытучы, укучы һәм әти-әниләр белән берлектә методик эш алып барыла. Проект кысаларында “Нәниләр мәктәбе” булдырылды. “Нәниләр мәктәбе” эшчәнлеге өч юнәлештә тормышка ашырыла: балалар белән эш, педагоглар һәм әти-әниләр белән хезмәттәшлек. Булачак беренче класс укучыларын мәктәп белән таныштыруның традицион формасы – әзерлек төркемнәрендә тәрбияләнүчеләр белән мәктәпкә экскурсияләр оештырыла. Мәгариф һәм тел музеенда, мәктәп китапханәсендә, спорт залында булу, укучылар белән очрашулар һәм әңгәмәләр кору – болар барысы да нәниләрдә мәктәпкә барасы килү теләге, кызыксыну уята, үз көченә ышанырга һәм курку хисен җиңәргә ярдәм итә. Яңа ел бәйрәме алдыннан “Башлангыч мәктәп – балалар бакчасында” акциясе оештырылды, укучылар балалар бакчасына шефлык ярдәме күрсәтте. “Мәктәпне өйрәнәбез” проекты кысаларында заманча укыту кабинетларына экскурсияләр вакытында, ачык ишекләр көнендә балалар һәм әти-әниләр мәктәп традицияләре, белем бирү мөмкинлекләре һәм үсеш перспективалары белән таныша. Бу чарага укучыларыбыз концерт әзерли, балаларның рәсемнәре һәм кул эшләреннән күргәзмә оештырыла. Нәниләрне фән айлыклары һәм атналыкларында оештырылган чараларга да җәлеп итәбез. Спорт бәйрәме, юл хәрәкәте иминлегенә багышланган КВН-уеннар аеруча күңелле үтә. Бакчалардагы әзерлек төркеме балалары мәктәптә оештырылган “Мәктәпкә әзерлек” курсларына йөри. “Нәниләр мәктәбе” эшчәнлегенең икенче юнәлеше – педагоглар хезмәттәшлеге. Методик эш укытучы һәм тәрбиячеләр өчен уздырылучы семинар-практикумнар, әңгәмәләр, очрашулар аша тормышка ашырыла. Чирек саен “Дәвамчанлык” атналыгы оештырыла. Әлеге чаралардан соң эш барышында туган проблемалар буенча фикер алышу, кирәк булганда эшчәнлекләрне төзәтү, үзгәртүгә мөмкинлек тудырыла. Шул рәвешле балаларга белем һәм тәрбия бирү ысуллары камилләшә бара.Педагогларның коммуникатив компетентлыгын арттыру юнәлешендә электрон сервислар белән эшләү тәртибен өйрәтүче утырышлар оештыру да максатка яраклы. “Ләйсән” һәм “Миләшкәй” балалар бакчалары тәрбиячеләре белән спартакиада һәм смотр-конкурслар оештырганда да бер коллектив булып тупланабыз. Башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә белем учреждениесе арасындагы дәвамчанлыкта әти-әниләр белән хезмәттәшлек тә мөһим роль уйный. Ел дәвамында тәрбиячеләр һәм укытучылар катнашында әти-әниләр җыелышлары, балалар бакчалары һәм мәктәп базасында “Ачык ишекләр” көне, түгәрәк өстәлләр, педагогик кунакханәләр, әти-әниләр конференциясе, сорау-җавап кичәләре, укытучы-тәрбиячеләр белән консультацияләр үткәрелә. Шулай бердәм эшләү нәтиҗәсендә әти-әниләрдә баланы мәктәпкә тиешенчә әзерләүгә мотивация арта, балалар бакчасы һәм мәктәп арасындагы чик юкка чыга.Мәктәп психологы белән килешеп һәм тыгыз элемтәдә эшләү һәр бала турында аерым сөйләшергә, аның адаптациясенә дөрес бәя бирергә, балага ярдәм итәргә булыша. Мондый хезмәттәшлек эшебездә уңай нәтиҗәләргә китерә. Ел саен үткәрелүче мониторинг нәтиҗәләре шуны күрсәтә: мәктәпкә яраклашу дәрәҗәсе 85 процент укучыда – югары, 15 процентында – уртача дәрәҗәдә. Яраклаша алмаган балалар – юк. “Ләйсән”, “Миләшкәй” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең күбесе укырга безнең мәктәпкә килә. Әмма кайсы гына мәктәпкә бармасын, “Нәниләр мәктәбе” программасы буенча башкарылган эшләр балаларыбызга мәктәп тормышына җиңелрәк яраклашып китәргә һәм уңышлы укырга ярдәм итә.

Чулпан САБИТОВА, Мөслим урта мәктәбе директорының методик эшләр буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев