Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим урта мәктәбеннән язалар

Бүгенге көндә мәктәпләр, балалар бакчалары федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру буенча эш алып бара. Дәвамчанлык һәм үсеш – аның төп принциплары. Балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчанлык булдыру балаларның бакчадан мәктәпкә җиңел кереп китүләренә ярдәм итә. Аларда мәктәпкә барасы килү теләген үстерә.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе коллективы берничә ел дәвамында “Милли үзаң – белем һәм тәрбия нигезе” дигән мәктәпкүләм проектны тормышка ашыра. Әлеге проект кысаларында мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы дәвамчанлыкны тирәнәйтү юнәлеше әһәмияткә лаек. Мәктәп белән бакча арасында ныклы элемтә урнашуга район күләмендә оештырылган “Балалар бакчасы һәм база мәктәбе” программасы да булышлык итә. Әлеге проектларны нәтиҗәле тормышка ашыруда мәктәпнең директор урынбасары Ч. Сабитова, педагог-психолог Л. Хәлиуллинаның ярдәме зур. Программа башлангыч класс укытучылары, мәктәпнең укучылар үзидарәсе, төрле фән ияләре белән берлектә төзелә. Аның нигезендә өч юнәлеш ята: “Туган тел нигезендә чит телләр өйрәнү”, “Туган телем – назлы гөлем”, “Кызыклы IT дөньясы”. Әлеге программа нигезендә “Ләйсән”, “Миләшкәй” балалар бакчаларында тәрбияләнүче балаларга атнага өч тапкыр шефлыкка барабыз. Әлеге эшчәнлекне чит тел укытучылары З. Мөхәммәтова, Г. Зыятдинова бик теләп башлап җибәрделәр. 4 класс укытучылары А. Кондратьева, Г. Асманова – булачак беренче класс укучыларын туган телне камил белергә өйрәтәләр. IT технологияләренең киләчәк буынның яшәү рәвеше икәнен истә тотып, И. Идиятуллин кечкенәләрне уеннар ярдәмендә кызыксындыра. Мәктәпнең укучылар үзидарәсе тәрбияви “Карга боткасы”, “Сөмбелә – гүзәл кыз” бәйрәмнәрен үткәрә. “Яшь артистлар” түгәрәге сәхнә әсәрләрен куя. Шулай ук укучылар концертлар, өлкән төркем өчен кызыклы чыгышлар, музейга сәяхәт әзерлиләр. Балалар мәктәп тормышы белән даими танышып торалар. Аларга кул эшләре, төрле буяулар белән ясалган рәсемнәр аеруча ошый. Бакча балалары укучылар булып карый. Алар белән ачык дәресләр күрсәтелә. Шулай итеп, балаларда укуга кызыксыну уяна. Балалар мәктәпкә ныклы әзерлек белән килә, уңышлы гына укып китә. 

Адилә Кондратьева, 
Мөслим урта мәктәбенең башлангыч класслар 
укытучысы. 
Фото – авторның шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев