Мөслим-информ

Дәвалауга караганда кисәтү яхшырак

Табиблар бу сезонда кискен респиратор авырулар белән бергә коронавирус авыруыннан да саклану чараларын күрергә киңәш итә.

Быелгы җылы һәм яңгырлы кыш ОРВИ һәм ОРЗ кебек вируслы авырулар таралауга уңай килсә дә, вәзгыять чаң сугарлык булмады кебек. Элекке еллардагы кебек балалар бакчалары, мәктәпләр карантинга ябылмады. 
Район үзәк хастаханәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан кискен респиратор вируслы инфекция йоктыручы 631 кеше исәпкә алынган. Соңгы атнада 58 райондашыбызга әлеге диагноз куелган. Аларның 39ы – балалар. Шунысын да әйтергә кирәк: кискен респиратор авырулар белән чирләүчеләр узган елгыга караганда 90 кешегә артыграк булган.
Белгечләр вируслы авыруларны кисәтүдә профилактик вакцина үткәрүнең уңай нәтиҗә бирүен әйтәләр. 
– Районда гриппка каршы иммунлаштыру елдан-ел арта бара. 2018 елда прививка 9 мең 645 кешегә ясалган иде. Узган көздә 11 мең 184 кеше гриппка каршы вакцина алды. Профилактик вакцина алучыларның күпчелеге – балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары булганнар, – ди хастаханәнең эпидемиолог ярдәмчесе Миләүшә Ильясова.
Табиблар грипп һәм башка вируслы авыруларның өзлегүләр белән куркыныч булуын искәртә. Беренче чиратта, бу – үпкә ялкынсынуы, ягъни пневмония. Ел башыннан җирлегебездә 41 кешедә үпкә ялкынсынуы ачыкланган. Аларның 13е – балалар.
Бүген Кытай республикасында килеп чыккан коронавирус авыруы телдән төшми. “Роспотребнадзор” идарәсе җир шарының бик күп илләренә таралган әлеге авырудан саклану чараларын тәкъдим итә.
– Җәмәгать урыннарында, транспортта булганнан соң, ишек тоткаларына, акчага, оргтехникага кагылганнан соң, кулларны сабынлап юарга, дезинфекция чаралары яки дымлы салфеткалар кулланырга кирәк.
– Юылмаган куллар белән биткә кагылу, күзләрне ышку тыела.
– Көн дәвамында битне еш юарга, тамакны һәм борын тишекләрен чайкатырга киңәш ителә.
– Кул биреп исәнләшү, кочаклашу, үбешүдән баш тартырга.
– Дезинфекция чаралары кулланырга, бүлмәне еш җилләтергә кирәк.
– Кеше күп булган урыннарда, җәмәгать транспортында медицина яки марля битлекләре кияргә, битлекне ике сәгать саен алмаштырып торырга киңәш ителә. Салганда аның өслегенә кул белән тотыну тыела.
– Термик эшкәртелгән ризык кына ашарга, кайнаган яки шешәдәге суны гына эчәргә.
Авыруның беренче симптомнары – югары тән температурасы, туңу, баш авырту, хәлсезлек, борын тыгылу, ютәл, сулыш алу авыраю, күз кызару. Әлеге билгеләр булганда ашыгыч төстә табибларга мөрәҗәгать итегез, өйдән чыгу тыела, дип кисәтә белгечләр. 

Әлфинур Ногманова.

Фото - Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: