Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуслык белән көчле без!

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләрне яңартып, төрле чаралар оештыра.

Узган атнада милләтебезнең асыл кызлары Олы Чакмак мәдәният йортына җыелдылар. Мәдәният йортында кунакларны чәкчәк белән каршы алдылар. Фойеда Олы Чакмак уңганнарының кул эшләреннән күргәзмә дә әзерләнгән иде.
Ә сәхнәдә “килен төшерделәр”! Милли йолаларыбызны яңартып, кода-кодагыйлар бүләкләр биреште, бер-берсен мактый-мактый күчтәнәчләр алыштылар. Кара-каршы җырлашып, кияү белән кәләшне дә уртага чыгарып биетте чакмаклылар. “Килен төшерүче” Энҗе Гарипова чәкчәк пешерергә иренең әнисеннән өйрәнүен билгеләп үтте. Энҗе ханым чәкчәк пешерү серләре белән дә бүлеште. Аның тормыш иптәше Фәнис абый талдан читән үрү остасы икән. Фәнис әфәнде читән үрүнең берничә ысулын күрсәтте. Әлеге һөнәрен ул Бөтенросиия авыл Сабантуе кунакларына да өйрәткән. Олы Чакмак мәдәният йортына җыелган сәнгатькәрләр дә тал үрүгә битараф калмады, сорауларны яудырып кына тордылар. Хәтта әзер читәнне сатып алырга теләк белдерүчеләр дә булды. Энҗе һәм Фәнис Гариповларны газета укучыларыбыз хәтерлидер. Аларның гаиләсе турында газетабызда язып чыктык, ә Мөслим телевидениесе әзерләгән сюжетны язма астында урнаштырылган QR-код аша карый аласыз. 
Сәхнәдә “кыз биргән” Миңнур һәм Мөнәвир Нәгыймовлар өчен әлеге чара “репетиция” булды. Тиздән алар уллары Илнарга никах укыта. 
– Гореф-гадәтләрне сәхнәдә генә күрсәтеп калмыйбыз, тормышта да саклыйбыз. Улыбызга никах укытабыз, Алла боерса! Чәкчәкләр, казлар белән килен төшерәбез, – ди Миңнур ханым.
2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булуын истә тотып, чакмаклылар күрше авылларда яшәүче башка милләт вәкилләрен дә кунакка чакырганнар. Рус Шуганнан килгән кунаклар рус халкының милли ризыгы пилмән тарихы белән таныштырды. Күчтәнәчкә вареники алып килгән иде шуганлылар. Шуның өстенә моңлы җырларын да бүләк иттеләр. Шуганкадан килгән мари кызлары – апалы-сеңелле Алина Садыйкова белән Роза Байбатырова мари халык биюен күрсәтте. Ә милли ризык буларак катлы тәбикмәк тәкъдим итте.
– Безнең тәбикмәк катлы-катлы. Аның беренче каты арыш оныннан пешерелә һәм өстенә каймак белән болгатылган катык сылана. Икенче катны солы оныннан пешерәбез һәм майлыйбыз, – ди Роза Байбатырова.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Мөслим бүлеге җитәкчесе Эльвира Гәрәева чакмаклыларның әлеге чарага бөтен авыл белән әзерләнүләрен билгеләп үтте, оештыручыларга һәм кунакларга рәхмәтен җиткерде. 
– Гаилә учагын саклау һәм балаларга матур тәрбия бирү – хатын-кызның төп бурычы. “Ак калфак” берләшмәсе шушы бурычларны асыл затларга җиткерүне максат итеп куя. Күчмә утырышларда без милли йолаларны өйрәнәбез һәм аларны халыкка күрсәтәбез. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында үзебез үткәргән чараларга башка милләт вәкилләрен дә чакырабыз, – ди Эльвира Гәрәева.
Шунысы да мәгълүм булсын: 13-14 ноябрь көннәрендә Мөслимдә Бөтенроссия каз өмәсе узачак. Әлеге чараны да югары дәрәҗәдә үткәрергә язсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев