Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дуслар җыелган җирдә

Районыбызда унберенче тапкыр үткәрелгән “Дуслар истәлегенә” футбол турниры мөслимлеләрне генә түгел, күрше-тирә районнардан да футбол сөючеләрне үзенә җыйды.

11 август көнне Мөслимдә футбол буенча дөнья чемпионатының дәвамы булды. Бу көнне Мөслимдә футбол бәйрәме узды. Районыбызда унберенче тапкыр үткәрелгән “Дуслар истәлегенә” футбол турниры мөслимлеләрне генә түгел, күрше-тирә районнардан да футбол сөючеләрне үзенә җыйды.

Турнир “Яшьлек” спорт комплексында узды.

– Җирлегебездә спортка зур игътибар бирелә. Футбол сөюче райондашларыбыз старт биргән әлеге турнир елдан-ел киңрәк колач ала. Футбол буенча нәтиҗәләребез дә сөенечле. Мөслимнең “Мирас” командасы узган ел Россия чемпионы булды. Бүгенге турнир дуслыкны, милләтләр бердәмлеген, татулыкны да символлаштыра. Чараның Физкультурачылар көненә туры килүе дә зур мәгънәгә ия. Турнирны оештыручы яшьләргә, спонсорларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип, район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гарипов спортчыларга матур уен, яхшы кәеф һәм җиңүләр теләде.

Футболчыларны “Бердәм Россия” сәяси партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбирова дә сәламләде.

– Бүген зур спорт бәйрәме уза. Көннән-көн үсә, матурлана баручы Мөслим спортта да җиңүләре белән таныла. Бездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар, – дип, ул “Иң яхшы гол кертүче” һәм “Иң яхшы капкачы” исеменә лаек булучылар өчен бүләкләр тапшырды.

Турнир ике төркемдә – кечкенәләр һәм зурлар арасында үтте. Кечкенәләр төркемендә Актаныш, Минзәлә һәм Мөслимнән ике команда уйнады. Алар арасында беренче урынга Мөслимнең “Мирас” командасы лаек булды. Икенче урынга – Минзәлә, өченче урынга Актаныш районы командасы чыкты.

Зурлар төркемендә футбол мәйданына 11 команда чыкты. Мөслим районыннан җиде команда катнашты. Алар Җәлил, Минзәлә, Азнакай шәһәрләре, Чалпы авылы командалары белән көч сынаштылар. Турнирның приз фонды 130 мең сум тәшкил итте. Гомуми нәтиҗәләр буенча Мөслим командасы дүртенче урында калды. Өченче урынны азнакайлылар алды. Икенче урында – Җәлил командасы. Беренче урынга Минзәлә командасы лаек булды. Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр һәм спонсорларның кыйммәтле бүләләре тапшырылды, иң яхшы уенчылар истәлек бүләкләре алды.

– Чакыруыбызны кабул итеп, турнирга килүегез өчен рәхмәт. Киләчәктә дә шулай актив булыйк. Быел командалар күп килде, җанатарлар гына әзрәк. Алдагы елларда җанатарлар да күп булсын иде, – диде уеннарның баш судьясы Инсаф Ханов.

Турнир барышында кайнар аш, пылау һәм чәй тәкъдим ителде. Физкультурачылар көнен Мөслим шулай – спорт бәйрәме белән билгеләп үтте.

Фәридә Гайнетдинова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама