Реклама
"Президент белән бергә" акциясе кысаларында 7 июльдә лицейның спорт мәйданчыгында баскетбол турниры узды. Ярышта Мөслим студентлары һәм эшче яшьләр командасы үзара көч сынашты.
Студентлар командасы 33-30 исәбе белән җиңү яулады. Ярышның спонсоры - "Дуслар Клаб" хуҗасы Айдар Әюпов иде. Ул җиңүче командага кыйммәтле конверт тапшырды, дип хәбәр итәләр яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз