Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Дуслар истәлегенә" исеме астында футбол турниры узды.

“Районда уникенче ел рәттән оештырылучы бәйгенең географиясе елдан-ел киңәя бара, – ди чараны оештыручылар.

– Әле дә хәтердә: беренче елны турнирда бер кубок һәм алты медаль өчен барды көрәш. Ул вакытларда ике-өч команда катнаша иде. Быел 6 кубок, иң оста уенчыларга аерым статуэткалар, призлы урын алучы команда спортчыларына медальләр әзерләнде. Соңгы елларда турнир чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелде. Уенчылар гына түгел, җанатарлар да күпләп килә. Димәк, сәламәт яшәү рәвешен сайлаучылар арта дигән сүз, – ди район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаров.

Спорт сөючеләр дә, иганәчеләр дә турнирны оештыруга зур әһәмият бирә. Исеменнән үк аңлашылганча, ул дуслар истәлегенә багышланган. Бәйгене ачканда юкка гына вафат булган якыннарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим ителмәгәндер.

Быелгы ярышта яшүсмерләрдән – 5 команда, ир-егетләрарасында 7 команда көч сынашты. Бәйге параллель рәвештә ике футбол мәйданында барды. “Разминка” алу өчен стадион янәшәсендәге чирәмлектә дә футбол кыры ясалган иде. Яшүсмерләр арасында уен шактый киеренке барды. Ташлыяр, Мөслим лицее, “Мирас-1”, “Мирас-2” һәм Җәлил бистәсеннән килгән командалар җиңү өчен җан-фәрман тырышты. Ләкин бәйге бәйге инде – призлы урыннар өчәү генә. Беренче урынны Мөслимнең 2007нче елгы яшүсмерләрдән торган “Мирас-1” командасы (тренеры – Илфат Хафизов) яулады. Икенче урында – лицейлылар, өченчедә – 2006нчы елгы спортчыларны берләштергән “Мирас-2” командасы. Командаларга кубок һәм акчалата бүләк тапшырылды.Балалар арасында турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Ташлыярдан Данил Низамов – иң яхшы һөҗүмче, Мөслимнән Камил Сәлахов иң матур гол кертүче булып танылды. Лицей командасыннан Денис Петров – “Иң яхшы сакчы”,Мөслимнән Камил Нәбиев – “Иң яхшы уенчы”,Җәлилдән Матвей Михайлов “Иң яхшы капкачы” исеменә лаек булды.

Җәлилдән оныгы Радийның уенын карарга килгән Атлас Сәхаповтан балалар уенына карата фикерен белешәсе иттем.

– Заманында ярыйсы ук көчле футболчы идем. Карап-карап торам да, бүгенге мөмкинлекләргә шаккатам. Кая гына барсаң да, ясалма өслекле чирәмдә уйныйлар хәзер. Ләкин балаларның уен тизлеге салмаклана кебек. Хәрәкәт тизлеге юк. Бу замана балаларының аз хәрәкәтләнүеннән киләдер, – диде ул.

Балаларны бүләкләү тантанасыннан соң уенны ир-егетләр дәвам итте.Бәйгедә Мөслимнән өч команда, Чалпы авылыннан, Азнакай һәм Сарман районнарыннан килгән футболчылар көч сынашты. Командалар составында яшүсмерләрнең дә ир-егетләр белән бердәй уйнавы игътибарга лаек. “Футболда чикләр юк” дигән гыйбарәнең мәгънәсенә дә шунда төшенәсең. Лицей командасында уйнап, “Иң яхшы сакчы” исеменә лаек булган Денис Петров, зурлар командасында капкага басып, турнирның иң яхшы капкачысы булып танылды. Соль-Илецк шәһәреннән Мөслимгә кунакка кайткан Амангильде Жасмуханбетов та, яшьтәшләре белән “Мирас-1” командасы составында уйнаганнан соң, олылар белән дә футбол кырына чыкты.

– Алты ел шөгыльләнәм футбол белән. Өченче ел да Мөслимгә кайткач “Дуслар истәлегенә” турнирында катнашкан идем, – ди ул.

Көн уртасында башланган зурлар футболы кичке сәгать 6га кадәр дәвам итте. Шактый тир түгәргә туры килде спортчыларга. Олимпия системасы буенча һәр команда өчәр тапкыр уйнады. Турнирның спонсорлары да, җанатарлар эскәмиясендә генә калмыйча, команда туплап, өченче кырда футбол типте. Беренче урынны лаеклы рәвештә Мөслимнең төп командасы (тренеры – Фәрхәт Хәбибуллин) яулады. Икенче урында – Азнакай, өченчедә – Сарман футболчылары.

Чын мәгънәсендә бәйрәм төсе алган бәйгедән һәркем канәгать калды. Катнашучыларга “Дуслар истәлегенә” логотибы төшерелгән кепкалар әзерләнгән. Футбол кырыннан ерак та түгел кыр кухнясында пылау пеште, чәй кайнады. Балалары белән килүчеләр өчен батут та куелган иде.

Әлфинур Ногманова.

Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим без мөслимлеләр футбол дуслар Мөслим спортчылары