Реклама
ТР Мәдәният министрлыгы быел да наркоманиягә каршы көрәш проектлар буенча "Сәламәт буын - көчле ил" исеме астында республика конкурсы үткәрде. Бәйгедә катнашкан Дусай авылы мәдәният йорты директоры Миләүшә Шакирова лауреат дипломына лаек булды һәм ноутбук белән бүләкләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз