Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дружиначылар дүрт яшүсмернең үзләре белән клубка алкогольле эчемлекләр алып килүен һәм аны эчеп утыруын ачыклаган

Һәр илдә дә закон бозучылар бар. Алар белән көрәшү - дәүләтнең төп бурычларының берсе. Әмма кайбер вакытта җинаятьне кисәтү өчен хокук саклау органнарының гына көче җитми. Аларга ярдәмгә үзләрен яхшы яктан күрсәткән ирекле халык дружиналары килә. Андый дружиналар безнең районда да бар. Ирекле халык дружиналары эшчәнлеге "Гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда...

Тормышыбыз бик нык үзгәрде. Мәсәлән, кичә генә без гади бер авылда яши идек. Бүген исә тирә-ягыбыз танымаслык булып үзгәрде. Мөслимебезгә авыллардан, шәһәрләрдән күченеп килүчеләр күбәйде. Алар безнең җирлектәге яшьләрне тәрбияле, өметле диләр. Әмма безнең яшьләребез дә кайчак ялгыш адым ясый. 2016 нчы елның 18 сентябрендә дружиначылар кичке якта Мөслим авылы үзәгенә рейдка чыкты. Алар күпләп кешеләр җыелган урыннарга, ата-анасыз йөрүче балаларга, исерекләргә иътибар итте. Җәмәгать тәртибен бозу теркәлмәде. Дружиначылар балалар һәм өлкәннәр белән куркынычсызлык турында профилактик әңгәмәләр үткәрде.

21 сәгать 30 минут тирәсендә Пушкин урамындагы "Дуслар-клаб" кафесын тикшергәндә, дружиначылар дүрт яшүсмернең үзләре белән алкогольле эчемлекләр алып килүен һәм аны эчеп утыруын ачыклады. Балаларга - 15-17 яшь. Егетләр әйтүенчә, эчемлекне алар өчен билгесез бер ир-ат сатып алган. Ул ир-атның кем булуы ачыкланган очракта, аңа балигъ булмаган балаларга алкоголь сатып алган өчен җәза яный. Яшүсмерләргә - РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.20 маддәсенең 1 бүлеге буенча, аларның ата-аналарына (ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәгән өчен) 5.35 маддәнең 1 бүлеге буенча беркетмәләр төзелде. Бу балалар балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегендә профилактик исәпкә куелды. Аларның укыган урыннарына, ягъни Сарман аграр көллиятенә, Мөслим гимназиясенә, Әлмәт һәм Минзәлә шәһәрләренең уку йортларына, хатлар җибәрелде. Хәзер бу балалар яшәү урыны буенча да, уку урыны буенча да полиция хезмәткәрләренең даими контролендә булачак. Киләчәктә әлеге егетләр хәрби булырга яисә ведомство учреждениеләрендә эшләүне сайласа, алар өчен юл ябык булачак. Кафе хезмәткәрләре үз вазыйфаларына салкын карамаса, барысы да гади кисәтү яисә шелтә белдерү белән тәмамланыр иде. "Дуслар-клаб" хезмәткәрләре, исеменнән күренгәнчә, дуслык атмосферасы тудырырга тиеш булсалар да, балалар да чит, бәлаләр дә безнеке түгел, максат бары тик табыш алу дигән күзлектән чыгып эшләгән кебек.

Мондый мөнәсәбәт белән без яшьләребезне заманга лаек итеп тәрбияли алмыйбыз. Туксанынчы еллар күптән артта калды, хәзер төрле яшьләр хәрәкәтләре бар, балалар өчен зур мөмкинлеклар ачылган. Без бергәләп үзебез горурланырлык яшьләр тәрбияләргә тиеш.

Лилия Бабанова,

район эчке эшләр бүлеге штабының өлкән инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев