Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәртле еллар,упкынлы юллар

Бигрәк тә куян һәм кукуруз үстерү проблемасы бу елларда комсомол алдында торган иң җитди бурычларның берсе иде. 1955 нче елга кадәр безнең төбәктә куян үрчетү киң колач алмаган. Бу – факт. Район өчен ул – яңа тармак. Әлеге дә баягы Никита Хрущев ит җитештерү буенча, Американы куып җитеп, узып китәргә дигән бурычны бөтен халык алдына куйгач, бу проблема мөслимлеләр алдына да чакырылмаган кунак кебек килеп басты.

…1960 нчы елның 19 апрель көне. Кар сулары җыелып, күп авылларда юлны өзүгә карамастан, КПСС райкомы агитация hәм пропаганда бүлегенең агач бинасына комсомол пленумы әгъзаларының барысы да диярлек (рәсемдә) килеп җитте. Пленумда райкомның пропаганда бүлеге мөдире Нурми Закирович Исмәгыйлев тә катнашты. Беренче көн тәртибе буенча оештыру мәсьәләләре каралды. Район комсомол оешмасының беренче секретаре Павел Ивановның отчетын тыңлап, фикер алышканнан соң, пленум аны, башка эшкә күчү сәбәпле, эштән азат итте. Беренче секретарь итеп сайлау өчен минем кандидатура тавышка куелды. Кандидатура бертавыштан кабул ителде. Икенче секретарь итеп Клара Виноградова сайланды. Бу пленумга кадәр комсомол эше миңа, тулысынча булмаса да, нигездә таныш иде. Билгеле, газета эше белән район комсомол оешмасын җитәкләү арасында аерма шактый: монда устав буенча каралган эшкә, бюрода, пленумда комсомол әгъзаларының биргән наказларын, югары оешмалар карарларын үз вакытында һәм җиренә җиткереп үтәүгә шәхси җаваплылык көчле. 
Куян мәсьәләсенә килгәндә... 
Бигрәк тә куян һәм кукуруз үстерү проблемасы бу елларда комсомол алдында торган иң җитди бурычларның берсе иде. 1955 нче елга кадәр безнең төбәктә куян үрчетү киң колач алмаган. Бу – факт. Район өчен ул – яңа тармак. Әлеге дә баягы Никита Хрущев ит җитештерү буенча, Американы куып җитеп, узып китәргә дигән бурычны бөтен халык алдына куйгач, бу проблема мөслимлеләр алдына да чакырылмаган кунак кебек килеп басты. Районда куян үрчетү технологиясен үзләштерү һәм аны тиз арада тормышка ашыру буенча гомуми уку 1961 елда җәелдерелде. Дәресләрне, семинарларны, практик занятиеләрне районның баш зоотехнигы һәм колхозларның белгечләре алып барды, ә укучылар булып парта араларына комсомол комитетлары секретарьлары, ферма мөдирләре һәм булачак куян караучылар кереп утырды. Берочтан фермалар төзү башланды, якын-тирәдәге шәһәрләрдән читлекләр өчен төзелеш материаллары, тимер сеткалар һәм вак-төяк кораллар кайта башлады. 
Бер ел эчендә безнең районда куян фермасы төземәгән бер генә колхоз да калмады (хәтта урта һәм җидееллык мәктәпләр территорияләрендә дә куяннар өчен вольерлар төзелде). Ә аларда куян караучылар булып эшләргә нигездә яшьләр килде. Алар белән конкрет эш алып бару, ягъни алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу, килеп чыккан кимчелекләрдән арыну буенча төрле семинарлар үткәрүне, билгеле, район комсомол комитеты башкарды. Бу өлкәдә без республикада артта калганнар рәтендә булмадык: обком белән тыгыз элемтәдә тордык, аның вәкилләре, районда командировкаларда еш булып, урыннардагы комсомол комитетларына һәм терлекчеләргә җитди ярдәм күрсәтеп тордылар. 
Бездә эшен төгәлләп, Казанга кайтып китәр алдыннан обкомол инструкторларының берсе якын көннәрдә чакырылачак обкомол пленумы республикада куян үрчетүдә комсомол оешмаларының ролен күтәрү мәсьәләсе тикшереләчәген һәм анда миңа чыгыш ясарга кирәклеген кисәтеп куйган иде. 
Пленум КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев катнашында узды. Обкомолның беренче секретаре Җамалетдинов докладын, урыннардан килгән хезмәт алдынгыларының һәм райкомол секретарьларының чыгышларын тыңлаганнан соң ясаган йомгаклау сүзендә Фикрәт Әхмәтҗанович минем һәм Биектау райкомолы секретареның чыгышларын, ике районның күрсәткечләрен чагыштырып сөйләде. Чагыштыруның сәбәбе ике райкомол секретареның ике төрле сөйләвенә бәйле: Мөслим секретаре конкрет саннар, башкарылган конкрет эшләр, күрелгән конкрет чаралар турында сөйләсә, Биектау секретаре гомуми сүзләр белән чикләнде. Шуңа күрә Биектау секретарена “Мөслимгә барып тәҗрибә өйрәнергә кирәк”, дип төгәлләде ул сүзен. 
Кукуруз квадратлары 
Басуларда язгы кыр эшләре башланган вакыт. Бюро әгъзалары һәм актив белән киңәшкәннән соң, комсомол-яшьләр агрегатлары, бигрәк тә кукуруз үстерү звеноларының һәрберсе белән танышып, аларның бу җаваплы эшкә әзерлек дәрәҗәләрен тикшереп чыктык. 
Механизаторларны кукуруз үстерүнең агротехник нигезләре буенча 40 сәгатьлек программа белән укыттык. Теория буенча дәресләр – райкомның агитация hәм пропаганда бүлеге йортында, ә практика буенча РТС территориясендә узды. Программаның күп өлешен, бигрәк тә чәчү участогында дөрес итеп квадратлар чыгаруда төп роль уйнаган чәчкеч аппаратларын көйләү, үлчәү тимер чыбыклары (мерные проволоки) белән эшләү кагыйдәләрен, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, “Сельхозтехника”ның район берләшмәсенә килгән инженерлар Минтимер Шәймиев белән Наил Минһаҗев алып барды. Бу хезмәт бушка китмәде. Менә бер эпизод белән танышыйк. 
Райком белән райкомолның шактый дөнья күргән биналары бер ишегалдында урнашкан. Ике бинаны ямь-яшел чирәм үсеп утырган 4-5 сутый зурлыктагы участок кисәге тоташтыра. Участокта ике бинадан башка райкомол мотоциклы “йоклый” торган такта сарай hәм безнең кашка алаша белән райкомның өйрәтелмәгән ике яшьлек алмачуар айгыры “яшәгән” конюшня тора. 
Кояшлы язгы көн. Колхозларга чыгып китәр алдыннан “Ирбит” мотоциклын карап маташканда “Бабай”, безнең янга килеп: 
– Вәлитов, чыгып китми тор, бик җитди мәсьәлә килеп чыкты. Эшләре бармый аларның, басуда туктап, аптырап утыралар, – диде. 
– Кемнәр ул, Мәгъсүм Шәехзамович? 
– Мәлләтамак егетләре. Әле мин шуларда булып кайттым. Участокларын болай ярыйсы эшкәрткәннәр, техникалары да әйбәт көйләнгән кебек, ә квадратлары ташка үлчим. Мин Шәймиевне чакырдым. Ул хәзер синең янга килеп җитәр. Чыгып китегез дә, өйрәтеп кайтыгыз. 
(Дәвамы бар). 

Марсель Вәлитов, 
1960-1961 елларда ВЛКСМ райкомының беренче секретаре. 

Фото – авторның гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев