Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәртле еллар, упкынлы юллар

Районга өлкәдән дә, Мәскәүдән дә хәбәрчеләр визиты ешайды. Шуларның берсе – 1961 елның август азагында ВЛКСМ үзәк комитетының авыл яшьләре тормышын чагылдырган журнал корреспонденты Дима килеп төште. Район үзәгендәге кунак йортына урнаштырганчы, Диманы мотоциклга утыртып, аэродромнан “Трудовик” совхозы комсомол оешмасының отчет җыелышына алып киттем.

(Дәвамы. Башы 89 санда).

“Бабай” белән сүз куертып торуның мәгънәсе булмаганлыктан, Тимурның (Минтимер Шәймиевне шулай дип йөртә идек) летучкасына утырып, Мәллә басуына чыгып киттек. Чыннан да, чәчү агрегатлары янында егетләр, балтасы суга төшкән кеше сыман, борыннарын салындырып торалар. Егетләр белән ике сәгатькә якын “семинар” үткәрдек. Үлчәү чыбыкларын участокка керер алдыннан тиешле урынга кадап куеп, Тимур тракторга утырды. Участокны ике мәртәбә урагач, квадратларны бергәләп тикшерделәр. 
– Нормально, – диде Тимур, – ашыкмыйча, җиренә җиткереп эшләгез. Бер кая да китмәсләр ул квадратлар, чыгарлар! 
Квадратлар Мәлләтамак басуларында гына түгел, башка колхозларда да чыкты. Ул елны районыбыз кукуруз яшел массасыннан моңа кадәр күрелмәгән югары уңыш җыеп алды. Ленин исемендәге колхозның комсомол-яшьләр звенолары үстергән 2-2,5 метр ярым биеклектәге кукурузның берничә үрнәген комсомолның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре Рәис Кыямовичка тапшырдым. Гомумән, ул елны бу колхозның комсомол-яшьләр звенолары республика игенчеләрен шаккатырды: рекорд яшел масса буенча гына куелмады, ә аерым участокларда комбайнда сугарлык сап-сары кукуруз чәкәннәре дә җитештерде алар. 
Тойгелде маҗаралары 
Районга өлкәдән дә, Мәскәүдән дә хәбәрчеләр визиты ешайды. Шуларның берсе – 1961 елның август азагында ВЛКСМ үзәк комитетының авыл яшьләре тормышын чагылдырган журнал корреспонденты Дима килеп төште. Район үзәгендәге кунак йортына урнаштырганчы, Диманы мотоциклга утыртып, аэродромнан “Трудовик” совхозы комсомол оешмасының отчет җыелышына алып киттем. Тойгелдегә барып җитәргә бер чакырым чамасы калгач, мотоциклның алгы тәгәрмәче тишелде. Туктап, камерасына кадалган тутык кадакны алып, ямап бетерә алмадык, коеп яңгыр ява башлады. Шөкер, җыелышка соңга калмадык, шактый чыланган килеш клубка килеп кердек. Көн тәртибендә оешманың еллык отчеты hәм яңа бюро әгъзаларын сайлау иде. Отчет та, башкарылган эшләр турындагы чыгышлар да кунакка (мин аңа булдыра алган кадәр тәрҗемә итеп утырдым) ошады, берничә алдынгы кукуруз үстерүчене карточкага да төшерде. 
Яңгыр җыелыш беткәнче генә түгел, тәүлек буе туктамады. Иртәнгә кара балчыклы авыл урамы ләмгә әйләнде. Мотоциклны икәүләп сөйрәп, Мөслим юлына чыктык. Әмма 50 метр да китә алмадык, кире борылып, чирәм үскән җирләрдән, матайны сөйрәп, Мәлләтамакка таба юл тоттык. Алгы тәгәрмәч белән крыло арасына саламлы балчык тыгылгач, крылосын алып, кунакка бирдем. Тырыша торгач, таш юлга чыктык. Ул да сыек гравий “шулпасына” әйләнгән иде. Шулай да райком ишек алдына кайтып җиттек. Мотоциклдан төшеп, бер-беребезгә карагач, корреспондент мине танымады: алгы крылосыз кайткач, мин баштан аякка кадәр сазга коенганмын. Дима чылануын-чыланган, ләкин минем артта утыргач, кеше кыяфәтен югалтмаган иде. Эч катканчы көлдек. Кунак мине фотога төшерде дә, райком ишек алдындагы коедан берничә чиләк салкын су алып, коендырды. Өстәге сазга баткан болонья плащ – элекке яшел төсенә, ә баштагы ак кепка гравий төсенә керде. Дима, Тойгелде маҗараларын, энәсеннән җебенә кадәр сурәтләп, журналында бастырып чыгарды. Районның кукуруз үстерү алдынгыларын “Татарстан яшьләре” газетасы, “Азат хатын” журналы hәм башка басмалар даими яктыртты. 
Тимур белән Сәкинә туенда 
Обкомолда узган җые-лышларның берсе тәмамланыр алдыннан беренче секретарь Рәис Беляев миңа кабинетында берничә минутка калырга кушты. Эшнең барышы турында күп кенә сораулар бирде. Җавапларны тыңлагач, болай диде: 
– Озакламый комсомолның чираттагы съезды булачак. Минемчә, өлкә конференция делегатлары сине hәм районыгызда иң алдынгы кукуруз үстерүчеләрнең берсен делегат итеп сайласалар, ялгышмаслар. Хәзер аның фамилиясен әйтү мәҗбүри түгел, районга кайткач, бюро әгъзаларын җыеп сөйләш. Озакка сузма! 
Шуны әйтәсе килә: бюро әгъзалары арасында эленке-салынкы йөргән кеше булмады. Аларның hәберсе “үз арбасын” тартты, аңа йөкләнгән эшен башкаларга “шудырырга” тырышмады. Бюро әгъзалары арасындагы рәсми мөнәсәбәт тора-бара дуслыкка әйләнде. Хәтта Тимур белән Сәкинә туена бөтен бюро әгъзалары, бергәләп, иске мотоциклларны аннан-моннан рәтләп, Актаныш районына киттек. Металлоломга тапшырасы техниканың берсе, билгеле, юл уртасында ватылып, бармас булды. “Ремонт” озакка сузылды – без барып керүгә, туй башланган иде инде. Тамада, безнең хәлне аңлап алып, “Җәмәгать, туйны өр- яңадан башлыйбыз!” дип, игълан итте дә “руль”не безгә бирде. Без, Тимур турында бөтен белгәнебезне сөйләп, аларның икесен дә чын күңелдән котлап, алып килгән тыйнак кына бүләкләребезне тапшырып, тамаданың үзенә “руль”не кире тапшырдык. Төне буе бәйрәм иттек. Ниhаять, кайсыдыр кунакның яңа чабылган хуш исле яшел печән түшәлгән “ГАЗ-51” кузовында ачык hавада йокларга яттык. Тимур да безнең арттан менеп яткан иде дә, планы барып чыкмады. “Бүген синең урының безнең белән түгел. Бар, Сәкинәңнән колак кагасың килмәсә, үз урыныңа тизрәк төшеп кит!” дип, аны куып төшергәндәй озаттык. 
Иҗтимагый һөнәрләр институты 
Кукуруз белән куяннардан башка без яшьләрнең культуралы ялын оештыру өчен җавап бирдек. Район мәдәният бүлеге һәм мәдәният йорты коллективлары белән тыгыз элемтәдә эшләдек: өч оешманың да айлык һәм еллык эш планнары бергә төзелеп райкомол бюросында каралды. Мондый практика планда каралган чараларны оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп уздыруга шактый ярдәм итте. 
Бу эш бигрәк тә ВЛКСМ үзәк комитеты һәм Татарстан өлкә комитеты пленумнары кабул иткән карарлардан соң җанланып китте. Мәсьәләне без дә үзебезнең пленумда тикшердек. Комсомол активын җыеп киңәшкәннән соң, районда иҗтимагый һөнәрләр институты (Институт общественных профессий) оештырырга булдык. Актив белән институтның еллык программасын төзеп, типографиядә аерым брошюра итеп бастырдык та, район үзәгендәге оешмаларга һәм колхоз-совхоз комсомол оешмаларына тараттык. 
Планны тормышка ашыруда районның актив укытучылары белән беррәттән ярдәмгә Казаннан обкомол инструкторы Марсель Әмиров җитәкчелегендә берничә яшь белгеч тә килде. Марсель үзе дөньядагы иң якты кешеләрнең берсе булып хәтердә калган: чибәр, җиңел сөякле, тәненең һәр күзәнәге юмор белән сугарылган диярлек; аның күз карашы ук синең кәефеңне күтәрә, үз дөньясына алып кереп китә. Райкомолга килеп керү белән, үзләрен район үзәгеннән иң ерак, мәдәният өлкәсендә иң артта калган авылларга җибәрүебезне сорадылар. Каршы килмәдек. Авыл китапханәләренә, клубларына “җан кертергә” өмәләр оештырдылар, юньле ялга сусаган авыл яшьләрен җыеп, концертлар куйдылар, төрле темаларга диспутлар, шахмат-шашка ярышлары оештырдылар. Гомумән, Иске Вәрәш авылыннан башлап, Иске Карамалы зонасындагы Баек, Сәфәр, Яңа Карамалы, Әлмәт һәм башка авыл яшьләрен “йокыдан уятып” киттеләр. 
Район үзәгендә эш тагын да ныграк кайнады. Кичләрен, райкомол бинасының ике бүлмәсен бер итеп, Данил Хафизович Хыялиевның хәләл җефете Надежда яшь аналар белән яңа гаилә тормышын башлауга багышланган практик дәресләр алып барды, үзенең тегү машинасын алып килеп, тегү-чигү дәресләре, ә райпотребсоюз системасына тармак училищесын тәмамлап килгән ике кыз яшьләрне төрле аш-су әзерләү серләренә төшендерде. 
Бер үк вакытта район мәдәният йортының икенче катындагы “Пионерлар йорты” файдаланган бер бүлмәне шимбә һәм якшәмбе кичләрендә төрле чараларда катнашырга җыелган яшь ата-аналарга ярдәм итү максаты белән нәни балалар өчен яраклаштырдык. Бүлмә тиз җиһазлана һәм кире тиз эш бүлмәсенә әверелә торган булды. Яшь ата-аналарга бу башлангыч бик ошады. 
(Дәвамы бар). 
Марсель Вәлитов, 
1960-1961 елларда ВЛКСМ райкомының беренче секретаре. 
Мәскәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев