Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дүрткә бер программасы янәдән гамәлгә керә

8 апрель көнне район хакимиятенең актлар залында киңәшмә узды. Авыл җирлекләре башлыклары белән видеоконференция режимында район башлыгы киңәшчесе Рәшит Кирамов сөйләште.

Киңәшмәдә күтәрелгән беренче мәсьәлә - Бөек Җиңүнең 70-еллыгына әзерлек. Авыл җирлекләрендә урнашкан һәйкәл-обелисклар 9 майга ремонтланырга тиеш, диде Рәшит Исрафилович. Икенче көн тәртибе буенча шәхси эшмәкәр Ирек Хәмәдишин җирлеүзидарәләр арасында конкурс игълан итте. Дүрт бәбкәнең берсен үстереп бирү шарты белән быел гражданнарга 50 меңнән артык бәбкә биреләчәк. Иң күп һәм күп авырлыкта кош үстереп биргән җирлеккә 10 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Өченче көн тәртибе буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек белгечләре дәүләт программаларында катнашып, субсидия алу мөмкинлеге белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев