Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөрес тукланыйк!

Без тәмле һәм күп ашарга яратабыз. Ризык белән үзебезне агулыйбыз. Организм бөтен механизмнарны эшкә җиккән стресс хәлендә.

Без тәмле һәм күп ашарга яратабыз. Ризык белән үзебезне агулыйбыз. Организм бөтен механизмнарны эшкә җиккән стресс хәлендә. Тормыштагы күңелсезлекләр, замана ашамлыкларындагы консервантлар, зыянлы майлы камыр ризыклары, эчәк шлаклары – бөтенесе бергә “кайнатыла”. 
Дөрес туклану өчен түбәндәге киңәшләрне истә тотарга тырышыгыз. 
* Яшелчәләр, җиләк-җимешләрне көнгә 500 гр чамасы кулланырга. 
* Яшелчәләрне пешереп ашаганда, алар тизрәк үзләштерелә. 
* Үсемлек маеның төрлесен кулланырга. 
* Аксым чыганагы буларак, күбрәк океан балыгы ашарга. 
* Итне пешергәндә башта 15-20 минут кайнатырга, шулпасын түгеп, яңадан юып, салкын суга салырга һәм әзер булганчы пешерергә. Шулай эшләгәндә итнең зарарлы матдәләре беренче шулпага чыга. 
* Халкыбыз бәрәңге, ит өстенә мул итеп тоз сибеп ашый. Бу – организмга авыр йөк икәнен онытмагыз. 
* Организмда картаю процессларын киметү өчен кишер, кәбестә, шәфталу, абрикос, җиләкләр, мүк җиләге, анар, яшел чәйне еш кулланырга кирәк. 
* Алманы онытмагыз! һәр көнне бер алма ашаган кеше өч елга озаграк яши. 
* Әстерхан чикләвеген атнага биш данә булса да ашагыз. 
* Кытай белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә бадәм (миндаль) чикләвеге ашарга куша, бу тышкы картлык билгеләрен бетерә. 
* Кышка кәбестә тозлагыз – файдалы да, арзан да. 

Мәгълүматлар интернеттан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев