Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөрес туклану мөһим

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында балалар бердәм меню нигезендә туклана.

“Баланың дөрес туклануы сәламәтлек нигезе булып тора. Баланың укуга сәләте дә, кәефе, сәламәтлеге дә аша­уга бәйле. Кайбер әти-әниләр мәктәп ашханәләрендәге туклануга кара­та ризасызлык белдерә. Әмма мәктәп ашханәсе ул ресторан түгел! Биредә укучылар өчен дөрес туклану тәкъдим ителә. Парда пешкән ризык файдалы һәм туклыклы булуы белән аерылып тора. Иртән мәктәпкә чипсы, кириеш­ки, газлы су алып киткән бала, әлбәттә, мәктәп боткасына риза булмаячак. Балаларыгызның сәламәтлегенә бармак аша карамагыз. Иртәнге ботканы һәр бала ашарга тиеш”, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Бүген бер башлангыч сыйныф укучысын ашатуга бюджеттан көнгә 55 сум 55 тиен бүлеп бирелә. Иртәнге аш өчен әти-әниләр түли. Ул 19 сум 20 тиен тәшкил итә. Бу акча­ны әти-әниләр баланың шәхси счетына “Ак­сиома” кушымтасы аша күчерә. Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен әти-әниләр ай саен 400-425 сум акча сарыф итә.

– Мәктәптә көнгә бер тапкыр бушка ту­клану башлангыч сыйныфлар өчен генә ка­ралган. 5-11 сыйныф укучылары өчен бюд­жеттан көненә 8 сум 30 тиен акча күчә. Бу звено өчен төшке аш – 35 сум, иртәнге аш 19 сум 20 тиен тора. Бер баланың көнлек аша­вы 45 сум 90 тиенгә төшә. Сыйфатлы азык- төлек белән җирлегебездәге эшмәкәрләр тәэмин итә. Мәктәпләргә продукцияне – Эльза Ибраһимова, балалар бакчаларына Алсу Гыймаева китерә, – ди район мәгариф идарәсе белгече Лилия Биккинина.

Мөслим гимназиясендә укучыларның иртәнге ботканы бик яратып ашау­ларына игътибар иттек. Калын итеп киселгән ипи өстенә куелган акмай кисәкләре дә зур һәм бик аппетитлы күренә иде. Башлангычларның да, өлкән сыйныфларның да тәлинкәләрен этеп куй­ганнарын күрмәдек. Ашап, рәхмәт әйтеп киткән укучыларга пешекчеләр дә сөенеп кала.

– Бөтен кеше дә бер төрле ризык ярат­мый, әлбәттә. Без, нинди төр ашамлык әзерләсәк тә, өйдәге кебек пешерергә ты­рышабыз. Кайбер балалар балык кәтлитен яратмый, кемдер иртәнге ботканы ашамый. Шуңа игътибар иткән бар – беренче сый­ныфтан ук ашап өйрәнгән бала алга таба да дөрес туклана, ризык сайланып утырмый. Мәктәптә пешерелгән ризыкны үзебез дә ашыйбыз! Сыйфатлы да, файдалы да, шул ук вакытта тәмле дә булсын, дип тырыша­быз, – ди Мөслим гимназиясенең ашханә мөдире Резеда Харисова.

Мөслимнең “Кояшкай” балалар бакчасында да булдык. Кечкенәләр төркемендә төшке ашны 11 сәгать 30 ми­нутта ашыйлар. Төркемдәге кече тәрбияче, балаларның авызлары пешмәсен дип, кай­нар ашны башта тәлинкәләргә бүлеп чыга. Тәрбияченең һәр балага ашны өреп кап­тыруы, әниләрчә кайгыртуы да күзгә таш­ланды. Кечкенә булсалар да (2 яшь!), ап­петитлары әйбәт бәләкәчләрнең. Берен­че һәм икенче ашны бик тиз “шудыручы­лар” булды.

Бакчаның мәктәпкә әзерлек төркемендә карабодай ашын яратмыйча, капкалап кына утыручылар күп иде. Бу төркемдә күпчелек балалар икенче ашка өстенлек бирә икән. Дүшәмбе көнне балалар мака­рон белән кәтлит, кишер салаты ашады.

– Санитар нормалар буенча балалар мәктәптә ике тапкыр тукланырга тиеш. Балалар бакчаларында сабыйлар дүрт мәртәбә ашый. Һәр ризыкның сыйфаты канәгатьләнерлек. Сөт ризыклары, яшелчә, җиләк-җимеш график нигезендә бирелә. Үсеп килүче бала организмына кирәкле матдәләр, микроэлементлар җитсен өчен дөрес туклану бик мөһим, – ди район мәгариф идарәсе методисты Лилия Ба­сыйрова.

Лилия Шәймиева.

Лилия Шәймиева фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X