Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дөрес туклан!

Сәламәт туклану һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә төрле авыруларны кисәтергә, күркәм кыяфәтне, физик һәм рухи активлыкны саклап калырга мөмкин. Продуктларның төрлелеге, баланслаштырылган рацион, файдалы һәм тәмле булуы - сәламәт туклануның нигезләре.

Ризыкны ашар алдыннан гына әзерләргә кирәк. Суыткычтан алынган ризыкны җылытканда да, андагы файдалы матдәләр кими. Ризыкны яхшы кәеф белән әзерләү дә мөһим.

Иртәнге һәм көндезге ашлар - углеводка, кичке аш аксымга бай булсын, дип санала. Яшелчә, җиләк-җимеш, тамыразыклар, бөртекле, кузаклы азыклар, чикләвекләр, бал, ашый торган үләннәр, гөмбә, ана сөте, йомырка кеше өчен бик файдалы.

Эшкәртелмәгән һәм вегетариан ашамлыклар алмашу процессларының тизлеге артуга тәэсир итә һәм симерү, гипертония, атеросклероз һ. б. авырулар булганда дәвалау эффектына ия, профилактик чара буларак хезмәт итә.

Артык кайнар яисә артык салкын ашамлык кулланырга ярамый. Шулай ук бер ашауда контраст температуралы ризык кулланмаска кирәк, чөнки югары һәм түбән температурада ашкайнату бизләренең кирәкле матдәләр эшләп чыгару функцияләре түбәнәя. Нәтиҗәдә ашказанының сыекча бүлеп чыгару һәм ризык үзләштерү сәләте кими.

Туклану режимын саклау мөһим. Бу очракта ферментлар бүлеп чыгару активлаша, ризык тулысынча үзләштерелә. Ашарга 1-2 сәгать кала физик эш башкару да файдалы. Бары тик ачыгу сизгәннән соң гына ашарга кирәк. Ачыгу хисе алдан ашалган ризык ашкайнату һәм үзләштерүнең барлык стадияләрен үткәч кенә барлыкка килә. Ашамлыкны аның тәме беткәнче чәйнәргә һәм бары тик шуннан соң гына йотарга кирәк. Ашыкмыйча әкрен генә ашау сәламәтлек өчен файдалы.

Иң гади кагыйдәләрне истә тотыгыз:

иң беренче сыек продуктларны, аннан соң катыларын; элек чиләрен, аннан соң пешерелгәннәрен; баллы ризыкны - ашаганга кадәр;

майлы ризык - азактан; ачы ризык һәм алкогольне ач тамакка кабул итмәскә;

кайнар яки салкын ашамлыкларны тән температурасына якын җылылктагы ризыктан соң гына ашарга.

Кеше көненә 2 литрга якын сыеклык эчәргә тиеш. Ашау арасы 3-4 сәгатьтән ким булмасын. Ашауны бик нык киметү көннәре үткәрү дә бары тик файдага гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев