Мөслим-информ

Дөрес саклагыз!

Картагыз югалса яки аны урласалар, банкка шалтыратыгыз һәм картагызны блокка куюларын сорагыз.

Банк карталарыннан имин файдалануның төп кагыйдәләре.

Карта номерын һәм пин-кодны үзеңнән башка беркем дә белмәскә тиеш. Беркемнең дә (картаны биргән банк хезмәткәрләрен дә кертеп) кәрәзле һәм стационар телефоннар аша пин-кодны яисә картаның дөреслеген тикшерү кодын сорарга хакы юк. 
Үзегезнең счетыгызга интернет аша керү паролен беркемгә дә (хәтта банк вәкиленә дә!) бирмәгез. 
Картагыз югалса яки аны урласалар, банкка шалтыратыгыз һәм картагызны блокка куюларын сорагыз. Мошенниклар файдаланырга җитешмәсен өчен, моны тизрәк эшләргә тырышыгыз. 
Банкның телефонын һәм банк картасы номерын блокнотыгызга яисә кәрәзле телефоныгызга язып куегыз. 
Карта ярдәме белән үткәрелгән операцияләр турындагы смс-хәбәрләр счеттан акчаның сездән башка исәптән чыгарылуын тизрәк белергә мөмкинлек бирә. Клиент бу хакта банкка никадәр тизрәк хәбәр итсә, акчаларын кайтарып алу мөмкинлеге дә шулкадәр арта. 
Проблеманы хәл иткәндә бары тик банкның рәсми телефоннары аша гына мөрәҗәгать итегез. Башка номерга шалтыратырга тәкъдим итүчеләрнең сезнең хакта, картагыз турында мәгълүмат белергә теләүче мошенниклар булуы ихтимал. 
Банк карталарыгызны дөрес саклагыз. Банк картасын дымлы урында, кәрәзле телефон, көнкүреш һәм офис техникасы янында тотарга ярамый. 
Картадан акча алуның тәүлеклек лимиты мошенниклар тарафыннан әлеге лимиттан күбрәк сумма алуга киртә булып тора. 
Кредит картасыннан акча урлауның әллә никадәр ысулы бар. Төп ысуллар: 
– картадан мәгълүматны күчереп алу. Әлеге ысул ресторан, клуб яисә кибеттә карта белән түләгәндә кулланыла. Хезмәткәр берәр төрле сәбәп белән сезнең картагызны алып китә һәм андагы бөтен мәгълүматны, карта артындагы сер итеп тотылучы саннарны да кертеп, күчереп ала. Әлеге мәгълүмат ярдәмендә мошенник сезнең карта белән бик күп сайтларда түли ала; 
– фишинг. Банкның ялган сайтлары ярдәмендә башкарыла. Чыныннан алар күзгә бәрелеп тормаган берәр нәрсәсе – мәсәлән, исемендәге бер хәреф белән аерыла. Файдаланучы, үзен банк сайтында дип уйлап, үз куллары белән карта мәгълүматларын кертә; 
– пин-кодны телефон яисә интернет аша белешү. Мондый ысулларны “социаль” дип тә атыйлар. Чөнки мошенниклар бернинди техник ысул да файдаланмый, бары тик тел осталыкларына һәм кеше психологиясен белүгә генә таяналар. “Сезгә банктан шалтыратабыз. Безнең сайтны ватканнар. Сезнең карта мәгълүматлары урланган. Картагызны блокка куеп, акчагызны саклап калу өчен тиз генә карта номерыгызны һәм пин-кодыгызны әйтегез” дигәнгә картадан файдаланучы, пин-кодын әйтеп, мошенникларга юл ача. Мондый эчтәлектәге хатлар сезнең почтага да килергә мөмкин. 
Тагын бер кат исегезгә төшерәбез: банк хезмәткәрләренең сезнең пин-кодны сорарга хакы юк! Пин-код бары тик сезгә генә билгеле булырга тиеш. 
Счетыгызны блоклау турында смс-хәбәр яисә шалтырату алган очракта рәсми номер аша банкка шалтыратырга яки банкка үзең барырга кирәк; 
– картаның пин-коды яисә телефон белән бергә урлануы. Карта кәрәзле телефон белән бергә урланган очракта җинаятьче акчаны алырга яисә төрле түләүләр башкарырга мөмкин. Пин-кодны карта белән бергә йөртү гадәтегез булса, акча урлау тагы да җайлаша. 
Сак булыгыз! 
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе.

Фото - Pixabay.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: