Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Документ сорарга хокуклы

Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә.

– Сатучы алкоголь продукциясен сатып алучыдан шәхесен раслаучы документын күрсәтүне таләп итә аламы? 
Н. Гарипов. 
Мөслим. 
Газета укучыбызның соравына ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– Әйе, “Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында”гы федераль закон моны кире какмый. Сатып алучының балигъ булу яшенә җитүендә шикләнгән очракта сатучы аннан шәхесен раслаучы документ сорарга хокуклы. Мондый документларның исемлеге РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының 2011 нче елның 15 апрелендәге 524 санлы боерыгы белән билгеләнгән. Сатучы сатып алучыдан Россия яисә чит ил паспортын, РФ гражданинының вакытлыча шәхес таныклыгын, моряк, дипломатик, вазыйфа паспортын, хәрби таныклыгын яисә хәрби билетын, чит ил гражданы паспортын, Россиядә яшәү яисә вакытлыча торуга рөхсәт кәгазен, качак таныклыгын, Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча сыену бирү турында таныклыгын күрсәтүне сорый ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама