Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дога кылу әдәпләре

Аллаһка дога кылганда, кабул булсын өчен түбәндәгеләрне үтәү мөһим.

Аллаһка дога кылганда, кабул булсын өчен түбәндәгеләрне үтәү мөһим:

– ихласлык;

– доганы Аллаһка хәмед-сәнә вә пәйгамбәргә(салләллаһу галәйһи үә сәлләм) салават белән башлау, тәмамлаганда да шулай ук бетерү;

– җитдилек белән сорау, доганың кабуллыгына инану һәм ашыктырмау;

– күңел вә йөрәк белән бирелү;

– шатлыкта да, кайгыда да дога белән ялвару;

– догада Аллаһтан башкага ялвармау;

– үзеңне, гаиләңне, балаларыңны һәм байлыгыңны – берсен дә ләгънәт кылмау;

– Аллаһка ялварганда бик кычкырып та, бик эчтән дә дога кылмау, ә уртача

ялвару;

– барча гөнаһларны тану һәм алар өчен гафу сорау, шулай ук, Аллаһның

рәхмәтен танып, Аңа шөкер кылу;

– доганың сүзләрен ясалма рәвештә рифмага салмау. Сораганда хәерлене

генә сорау;

– дога кылганда тыйнаклык, буйсынучанлык, өмет һәм курку белдерү;

– хаксыз алынган нәрсә булса, аны хуҗасына кайтару һәм тәүбә итү;

– доганы өч тапкыр кабатлап әйтү;

– кыйблага таба юнәлү;

– дога кылганда кулларны күтәрү;

– тәһаратле булу;

– дога кылучы изгелеккә өндәүче вә бозыклыктан тыючылардан булу;

– башка кеше өчен дога кылганда, иң әүвәле үзең өчен сорау;

– Аллаһның күркәм исемнәрен вә камил сыйфатларын әйтеп сорау;

– гөнаһлардан саклану һәм сораучының ризыгы да, киеме дә хәләл

юл белән кәсеп ителгән булу;

– гөнаһка вә туганлык җепләрен өзүгә китерә торганны сорамау.

(«Иң кирәкле догалар» китабыннан).

Фото Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев